Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туабыз. Үсәбез. Яшибез.

Район буенча 2013 елның 21 январена 10 бала теркәлгән. Әлеге көнгә үткән елны 8 бала теркәлгән булган.

21 январь көнне район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның беренче баласын тәбрикләү тантанасы булып үтте. Әлеге мөһим вакыйгада район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та катнашты.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Наталья һәм Александр Верьяловлар гаиләсендә икенче бала булып туган нәни Кираны тәбрикләп, Шәүкәт Алиуллов бәхет, исәнлек, әти-әнисенең горурлыгы булып үсүен теләде (рәсемдә). Кызчыкның әти-әнисенә тантаналы рәвештә баланың теркәлү белешмәсен һәм бүләк тапшырды.

Верьяловларның беренче баласы Дмитрийга 4 яшь. Икенче балалары исә агымдагы елның тәүге баласы булып, 4 январьда дөньяга аваз сала. Кира исеме мәгънәсе ягыннан бик тә үзенчәлекле. Ул "идарәче, үз дигәненә ирешүчән" сыйфатларны берәштерә.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, 2012 елда район буенча 209 бала туган, үлүчеләр саны 415. Әлеге күрсәткеч 2011 ел белән чагыштырганда бертигез дәрәҗәдә (2011 елда туучылар 208, үлүчеләр 418).

Республика буенча исә тууычлар саны 2012 елда 10 процентка артыграк булган, үлүчеләр саны 2 процентка кимегән. Димәк, әлеге күрсәткечләр Татарстанда демографик хәлнең уңай булуын тагын бер кат ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беренче бала