Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзекләндерү эшләре башланды

Билгеле булганча, агымдагы елда республикада социаль өлкәгә кагылышлы күп кенә учреждениеләрне төзекләндерү программалары старт алды.

Шуларның берсе 30 елдан артык "яшәгән" мәктәп биналарын төзекләндерү булса, икенчесе-фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзекләндерү, яисә яңасын төзү тора. Соңгысына килгәндә, республикада бүгенге көнгә 6 модульле ФАП монтажлауга әзер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта әйтелде. Брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте.

Реклама

Беренче пилот модульле ФАП республиканың Азнакай районында ремонтланып куелган да инде. Шулай итеп, барлыгы 50 шундый төрдәге ФАП сафка басыр дип көтелә. Шулай ук, белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү мәсьәләсе буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: -Бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел, дип белдерде. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды, димәк эшне башларга әзер булырга күптән вакыт, чөнки янә уку елы башланыр өчен нибары өч ай вакыт кына бар. Төзекләндерү эшләре уку процессына берниниди комачаулыклар да китермәскә, шулай ук, мәктәп биналары белән бер түбә астына алынган балалар бакчаларын булдыру мәсьәләсе дә шушы өч ай вакыт арасында төгәлләнергә тиеш,-диде. Әйткәнебезчә, районда агымдагы елда Марс урта мәктәбендә төзекләндерү булачак, Яңа Элмәле, Каракитә, Матак, Кече Чынлы авыллары мәктәпләрендә балалар бакчалары эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшерлыкакушерлык пунктлары

2
X