Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль өстәмәләр каралган

2010 елның 1 январеннан пенсионерларның материаль тәэминатын РФ субъектында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменә җиткерү максатында пенсияләргә социаль өстәмәләр билгеләү каралган.

Пенсиягә социаль өстә-мәләр барлык эшләмәүче пенсионерларга да, әгәр аларның материаль тәэминатының гомуми суммасы пенсионерның яшәү минимумы күләме суммасына җитмәсә, билгеләнә.

Пенсионерның материаль тәэминатының гомуми суммасы күләмен санаганда РФ субъектлары законнарында билгеләнгән (бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм чараларыннан тыш) пенсиянең барлык төрләре, һәр ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (социаль түләүләр җыелмасын да исәпкә алып), өстәмә материаль (социаль) һәм башка социаль ярдәм дә исәпкә алына.

Әгәр пенсионерның материаль тәэминатының гомуми суммасы аның яшәү урыны буенча РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитми икән (РФ буенча гомуми яшәү минимумы күләменнән артык булса да), пенсионерга РФ субъектының башкарма хакимияте органы тарафыннан пенсиясенә региональ социаль өстәмә билгеләнә. 2012 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 4302 сумны тәшкил итә. Пенсияләре әлеге суммадан азрак булган эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмәләр түләнәчәк.

Аннан соң шуны да ассызыклыйсым килә, вафат булган пенсионерны күмү өчен билгеләнгән социаль пособие күләме, 2012 елның 1 январеннан, 6 процент инфляция дәрәҗәсен дә исәпкә алып, (4260х6%= 4515,60) 4515,60 сумны тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев