Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Санитар чистарту икеайлыгы башлана

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы территориясендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча икеайлык уздырыла.

Районнарда оешма, предприятие, хуҗалык тирә-яннарын чистартып- җыештырудан тыш, быел да, икеайлык барышында, тиешсез урыннарда чүплекләр хасил булуны ачыклау эше дә башкарылачак. Үткән ел әлеге эшкә ирекле ярдәмчеләр, экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәте җәлеп ителгән иде, быел да шулай булачак.

Моннан тыш, җәмәгатьчелек үзе дә актив катнаша һәм җитешсезлекләр турында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталындагы "Халык контроле"нә җиткерә ала.

Агымдагы елның Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы булуы да икеайлык барышындагы эшчәнлекне контрольгә алуга нык этәргеч булачак. Шуңа да ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исә көчәйтелгән эш режимында эшләп, шушы ике ай дәвамында шәхсән күзәтү алып барачак, рейдлар ясаячак. 2012 елда, мәсәлән, икеайлык барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 11 мең очрагы ачылган, 15 млн. сумлык штраф салынган, тиешсез урында хасил булган 1048 чүплекнең 601е юк ителгән.

15 апрельдән 15 июньгә кадәр арада районыбызда да тирә-якны, территорияләрне чистарту буенча масштаблы эшләр башкарылачак. Инде икеайлык башланганын да көтеп тормыйча, бүгенге көндә бу уңайдан "Фламинго" җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан билгеле бер эшләр алып барыла. Әйтик, алар район үзәгендәге Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы куакларны артык ботаклардан арындыру һәм аларны чистарту кебек эшләргә керештеләр дә инде.

-Алда район үзәген чәчәкләргә күмү, юл кырыйларын, тротуарларны чистарту кебек эшләр планлаштырылган, -диләр алар беравыздан.

Әйе, яшәгән җиребез чиста булса, барыбызга да рәхәт бит. Ә моның өчен табигатебезгә битараф булмау сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар*чистарту икеайлыгы