Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

18 ноябрьдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында район мәктәпләре арасында инде традициягә әйләнгән "Сәламәтлек театры" конкурс-бәйрәме үтте.

Биредә куст ярышларында җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле, Яңа Элмәле, Кече Чынлы, Марс, Иске Шәйморза, Уби, Иске Кәкерле урта мәктәпләренең театраль группалары катнашты.

"Синең белән бергә ирешкән!"- уеннар конкурсның төп девизы иде. Конкурска куелган таләпләр нигезендә театраль группалар алдына чыгышларында республиканың, районның, мәктәпнең спорт өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү, райондагы спорт традицияләре турында сөйләү, Россиядә олимпия уеннарының, олимпия хәрәкәтенең тарихы белән таныштыру бурычы куелган иде. Конкурс-кичәдә катнашучы һәр мәктәпнең театраль группасы 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада һәм 2014 елда Сочи шәһәрендә узачак Олимпиада темаларына карата оригиналь программасы белән чыгыш ясады.

Һәр театраль группа да үз чыгышында төрле жанрлар аша, әкият, мифология персонажларын кулланып, теманы ачып бирергә тырышты, сценарийлар да бер-берсен кабатламады. Аннан соң конкурс барышында һәр команда да "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" девизы астында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Марс-3, Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы 2 урыннарга лаек дип табылдылар. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы 1 урынны яулады һәм Казанда үтәчәк турда катнашу юлламасына ия булды.

"Укучыларның әти-әнилә-рен дә конкурска җәлеп итү" номинациясе буенча Уби һәм Иске Кәкерле, "Актерларның сәхнә осталыгы" номинациясе буенча Марс һәм Иске Шәйморза, конкурста актив катнашкан өчен Кече Чынлы һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләренең театраль группалары Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Биредә мин 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасының үз сценарийларын конкурс критерийлары буенча төзүен, тамашачылар һәм жюри хөкеменә интерактив һәм заманча инновацион алымнар кулланып тәкъдим итүләрен ассызыклыйсым килә. -Спорт уеннарын уйнауны жюри һәм тамашачылар хөкеменә тәкъдим итүне әзерләүдә безгә мәктәптә физик культура дәресләрен укытучы Алиса Нефедова һәм Рәзил Сәлимҗанов ярдәм иттеләр. Аларга һәм безнең сценарийда үз гаиләсе белән катнашу мөмкинлеге тапкан Лилия һәм Фәрит Шәкуровларга рәхмәтлебез,-ди 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 11 елдан бирле эшләп килүче "Нәфис" театраль студиясе җитәкчесе Җәүһәрия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев