Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлауларга килегез!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне 4 март көнне Россия Президентын сайлауда катнашуга чакырабыз. Сайлау участогына паспорт яисә аны алмаштыручы документ алып килегез.

Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. теге яки бу сәбәпләр белән теркәлгән урындагы сайлау участогына килү мөмкинлеге юк икән, бу очракта сайлау участогы комиссиясеннән учеттан төшерү таныклыгы алырга кирәк. Әлеге документ исә башка җирдә сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

Һәркемнең үз хокукыннан файдаланып әлеге сәяси вакыйгада катнашачагына ышанабыз.

P.S. РФ гражданинының шәхесен раслаучы документлар булып, РФ Президенты Указы нигезендә кабул ителгән 1997 елгы, шулай ук, 1974 елгы СССР гражданины үрнәгендәге паспортлар тора. Соңгысында исә РФ гражданлыгы турында билге, яисә өстәмә бит, яисә РФ территориясендә яшәү турында штамп булуы мәслихәт. Моннан тыш 1974 елгы СССР паспорты үрнәгендә һәрбер билгеләнгән яшькәчә ярашлы фотосурәтләр ябыштырылган булырга тиеш. Паспорт алмаштыру өчен, гражданин шәхесен раслаучы вакытлыча документка ия булырга тиеш. 1997 ел үрнәгендәге паспорт нигезендә гражданинга аны 20, 45 яшендә алмаштыру каралган. 45 яшьтән соң 1997 ел үрнәгендәге паспорт срогы чикләнмәгән хокукка ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт