Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөхсәт кәгазе кирәк

Такси хезмәте борын заманнардан ук яши. Хәтта, техника заманасы әлләни алга китмәгән вакытта да, махсус арбалы атлар белән кешеләрне кирәк урынга илтеп кую хезмәте тәкъдим ителгән.

Хәзер атлар авылда да бармак белән генә санарлык кына калса да, аның каравы, такси хезмәте киң җәелде. Шуңа да әлеге төр бизнесны республикада "ныклап" урнаштырмакчылар. Әлеге уңайдан ТР Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә такси хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, Татарстанда җиңел машинада пассажир һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче эшкуарларның һәм юридик затларның ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Әлеге уңайдан министрлык 8 декабрьдан башлап такси хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә 5 елга каралган рөхсәт кәгазе бирә башлаган. Документлар инде муниципаль берәмлекләргә өләшенгән. Бүген Татарстанда 16-16,5 меңләп такси йөртүче теркәлгән. Әмма, аларның саны күпкә артык дип исәпләнә. Шуңа да рөхсәт кәгазе күбрәк әзерләнә һәм ул 2013 елга чаклы бушлай бирелә. Рөхсәт кәгазе булмаганнарга карата исә административ чара каралган: физик затларга карата ул 5 мең сум, юридик затларга - 30 мең сумга кадәр штраф. "Рөхсәт кәгазе конкрет автомобильгә һәм конкрет кешегә бирелә", дип белдерде министр. Киләчәктә исә такси хезмәте тагын да төгәлрәк төсмер алачак. Бер сүз белән әйткәндә, ул яки сары, яисә ак төсе белән аерылып торачак. "Европа илләренең такси хезмәтен һәркем күреп, танып белә ич, ә нигә әле безнекен дә шулай ук танытмаска",- ди Ленар Сафин.

Реклама

Ә менә эш сәгатеннән соң, кичләрен кешеләрне үз автомобилеңдә кирәкле урынга илтеп кую кебек хезмәтләрне кисәтү ягына килгәндә, министр әлегә кемнедер үз машиңа утыртып йөртмәү кебек чикләүләр закон тарафыннан кабул ителмәгән диде. Әмма, шул ук вакытта легаль булмаган мондый төр хезмәтләрне ачыклау өчен тиешле органнар тарафыннан эш алып барылачагын әйтеп үтте.

Брифингта, шулай ук, такси хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең билгеле бер эш тәртипләре турында сүз алып барылды. "Ни генә булмасын, такси һәркем өчен уңайлы, куркынычсыз һәм кешене җәлеп итәрлек хезмәт булырга тиеш",- диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев