Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль район Советының XXXII утырышында киләчәкне күзаллаган мәсьәләләр тикшерелде

Чүпрәле муниципаль район Советының XXXII утырышын район башлыгы-район Советы рәисе Александр Шадриков ачты һәм алып барды.

Утырышның көн тәртибенә күптөрле әһәмиятле мәсьәләләр куелды.

Иң башлап депутатлар Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү буеча район Советы башлыгы урынбасары Алексей Сарафановның чыгышын тыңлап тикшерделәр һәм карар кабул иттеләр.

Районның 2014 елга һәм 2015-2016 елларга кадәр чорда социаль-икътисади үсеше прогнозы проекты буенча информация белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинова чыгыш ясады. Гомумән, утырыш районның киләчәген билгеләү, стратегик планлаштыру кебек мәсьәләләрне карады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайловның чыгышы, мәсәлән, "2011-2015 елларга Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм үсешнең төп юнәлеш-ләре Программасының үтәлеше турында" иде. Чыгыш ясаучы доклады белән регламентка сыешмаса да, бүген районда бара торган үзгәрешләрне, районны үстерү юнәлешләрен санап бетерә алмады. Александр Шадриков та Программаны тулыландырырга һәм бүген инде район үсешендә 2015 еллар белән генә чикләнмәскә, 2030 елларны күз алдында тотарга кирәклегенә басым ясады. Әлеге программа, депутатлар тарафыннан тагын бер кат тикшереләчәк дип карар ителде.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин катнашып, Россия Конституциясенең әһәмияте һәм аның нигезләре турында сөйләде. 12 декабрьдә Конституция кабул ителгәнгә 20 ел тула.

Бу көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы һәм Чүпрәле муниципаль районының вәкаләтле органындагы "Бердәм Россия" фракциясенең социаль икътисади һәм мәдәни үсеш буенча хезмәттәшлек итүе турында килешү дә имзаланды. Әлеге килешү нигезендә киләчәктә районда "Боз сарае" төзеләчәге күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район Советының XXXII утырышы