Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Озак калмый инде уракка да

13 июль көнне Борындык, Кече Чынлы һәм Иске Чокалы кустларында уракта катнашачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатында "комбайннар парады" үткәрелде.

Комбайннар парадында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр-лыгының техник тәэмин ителеш бүлеге начальнигы Рәфик Шәкуров, үсемлекчелек бүлеге начальнигы Дмитрий Яшин, район башлыгы Тимур Нагуманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, хуҗалыклар, җәмгыятьләр, агрофирма филиалларының баш агрономнары, инженерлары, җитәкчеләре катнаш-тылар.

Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына, аеруча бөртек коелырдай урыннарның томаланган булуына нык игътибар бирелде. Шул ук вакытта агрегатларның янгын сүндерү җайланмалары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, запас су белән тәэмин ителү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды.

Борындык кустында комбайннар парадында "Мега-360", "Нью-Холланд" чит ил комбайннары катнашты. Аларның һәркайсы махсус япмалар аркылы чыгарылды. Биредә "Класс-Мега-360" маркалы комбайннар арасында Наил Идиятуллин-I, Владимир Выселкин-II, Радис Гобәйдуллин III урыннарны яуладылар. "Нью-Холланд" комбайннары арасында Петр Архипов-I, Радий Фәйзуллин-II, Сергей Васильев III урыннарны бүлештеләр. Дмитрий Алексеев һәм Петр Чашкин да мактауга лаек булдылар.

Кече Чынлы кустында "Цильна", "Чүпрәле-Азык" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять филиалларыннан, "Шәй-морза" хуҗалыгыннан китерелгән комбайн-нарның уракка әзерлеге тикшерелде. Чит илдән кайтарылган "Тукано" кыр корабы белән "Цильна" җәмгыятеннән Рәфик Шәйдуллов-I, "Акрос-530" комбайны белән Иван Цыфаркин-II, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятеннән Валерий Моисеев III урынга чыкты. "Дон-1500" кыр кораблары арасында Рифкать Хәлиуллов (Шәйморза")-I, Иршат Алимов ("Цильна")-II, Сергей Семенов ("Чүпрәле-Азык") III урынга лаек дип табылдылар. "Акрос-530" комбайнын идарә итүче Алексей Павлов Рәхмәт Хатына ия булды.

"СК-5-Енисей" комбайннары арасында Фәрит Яруллин (90 номерлы һөнәри училище)-I, Рамил Усманов-II, Марс Хисамов III урыннарны бүлештеләр. "Дон-1500" комбайннары арасында Айрат Җәлалов (Ак Барс -Чүпрәле)-I, Илгизәр Гайнетдинов (КФХ "Махмутов")- II, Талгать Исхаков ("Ак Барс-Чүпрәле") III урыннарны яуладылар. "Кейс" комбайннары арасында Алексей Полинов (ООО "Агротехника")-I, "Класс-Мега"лар арасында Фәнис Нуртдинов ("Ак Барс-Чүпрәле")-II, "Акрос"лар арасында Петр Маняков III урынга лаек дип табылдылар. Илгизәр Бохариев ("Кейс" комбайны, ООО "Агротехника"), Фанис Шәйхатта-ров ("Класс-Мега", "Дон-1500"), Фәнис Хәйрул-лин ("Ак Барс-Чүпрәле") Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр.

Соңыннан район башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясап, механизаторлар алдына ашлык җыю чорында суктырылган ашлык һәм гектарлар күләме артыннан кумыйча, төп игътибарны сыйфатка юнәлтү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак башланды