Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр ялгыз түгел

Билгеле булганча, агымдагы елда "Өлкәннәр көне" кысаларында республикада хәйрия акциясе старт алган иде. Әлеге акция республикада яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләргә кәрәзле телефоннар таратуны күздә тотты.

Шулай итеп, акция игълан ителгән көннән алып әлеге юнәлеш буенча зур эшчәнлек алып барылды. Чарага республиканың һәрбер районындагы оешма, учреждение вәкилләре кушылды. Һәм менә шушы көннәрдә районыбызда яшәүче ялгыз әби-бабайларга, ниһаять, әлеге телефоннарны кулларына алу мөмкинлеге туды.

"Кайгырту" социаль яклау үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 207 ялгыз әби-бабай бар. Бүгенге көнгә шуларның 92сенә телефон кайткан, тагын 115е кайтыр дип көтелә.

Түбән Чәке авылында яшәүче Любовь Митрофанова 1926 елда дөньяга килә. Яшьлек еллары сугыш чорына туры кил-гән кыз иң авыр эшләрдә була, траншеялар казуда катнаша. Бүгенге көндә ул берьялгызы гомер кичерә. Социаль хезмәткәр Елена Гребещкова һәм шәфкать туташы Наталья Кузьмина килеп, гозерләрен үтәүдә ярдәм итеп торалар.

Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, "Кайгырту" социаль яклау үзәге директоры Илгизәр Вафин Любовь Степановна янында булып, аңа кәрәзле телефон тапшырдылар, әбинең яшәү шартлары, саулыгы белән кызыксындылар.

Реклама

Шундый ук, акция кысаларында телефонны җитәкчеләр Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче 1920 елгы Фәхрибану Айметовага да тапшырдылар. Фәхрибану Айметова гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, тормышның ачысын-төчесен, сугыш елларын үз язмышы аша үткәрә.

Шушы көннәрдә исә кайтарылган телефоннар санынча башка ялгыз өлкәннәр дә элемтә белән тәэмин ителәчәкләр.

Телефоннар өлкәннәргә куллану өчен бик тә җайлы итеп эшләнгән. Кнопкалары уңайлы, эре саннар белән билгеләнгән, телефон махсус кызыл кнопка белән җиһазландырылган. Әлеге кнопка ашыгыч ярдәм кирәк булган очракны күздә тота. Телефон номерлары ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында һәм районнардагы социаль яклау үзәкләрендә, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә дә теркәлүен әйтеп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәргә телефон