Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр дә спортка тартыла

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлеге һәм ветераннарның район советы шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештырдылар.

Спортның әлеге төрен дә райондашларыбыз үз итәләр. Уенга килүчеләр арасында төрле яшьтәгеләрне дә күрергә мөмкин иде. 80 яшьлек Хәнәфия Шәрәфетдинов, ерак дип тормаган, Иске Кәкерле авылыннан ук килгән. Шахмат фигураларын бик оста йөртүен күреп, аның уенына күпләр сокланды. Өлкәннәр арасында беренче урынны да Хәнәфия абый яулады. Ә яшьләрдән абыйлы-энеле Айдар һәм Инсаф Ихсановлар иң яхшы уенчылар дип билгеләнде. Шахмат тренеры Азат Сәгъдиевның әйтүенә караганда, бертуган Ихсановлар Казанда үтәчәк шахмат ярышларында район данын якларга барырга да тиешләр икән.

Шашка буенча район үзәгендә яшәүче Эмиль Абязовка тиңнәр булмады. Иң күп балл җыеп ул әлеге турнирның җиңүчесе исемен яулады. Уеннар тәмамлангач Россия пенсионерлары союзының райондагы бүлеге җитәкчесе Дамир Алимов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев