Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мохтаҗларга ярдәм тиешле

1 августтан Татарстан Республикасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" исеме астында хәйрия акциясе старт алды. Мәгълүматлар буенча быел республикада 6132 бала социаль ярдәмгә мохтаҗ.

Безнең районда барлыгы 246 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак.

Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән булган, инвалид әти-әниләр тәрбиясендәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 2-11 сыйныфларда укучыларга да хәйрия ярдәме күрсәтү планлаштырыла.Чүпрәле районы буенча шундый категориягә кергән 405 балага мәктәпкә барырга булышу күз уңында тора.

Акция 25 августка кадәр дәвам итәчәк,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиуллов.

Әйтергә кирәк, әлеге акциянең офыклары елдан-ел киңәя бара, анда катнашучыларның саны да арта. Акция игълан иткәннең беренче көннәреннән үк "Татавтодор", 90 номерлы һөнәри училище, "Туган як" газетасы редакциясе, һәм җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, "Ак Барс" банкы, "Теплосервис", "Коммуналь челтәрләре", "Фламинго" һәм "Строймонтаж" җәмгыятьләре, электр челтәре, Техник инвентаризацияләү бюросы, "Роспотребнадзор" коллективлары аңа бердәм булып кушылдылар.

Мондый чарадан шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. А.Исхаков, И.Айметов, Р.Әбдрәкыйпов, С.Бело-зерова, П.Спиридонова, В.Кузнецов кебек олы җанлы эшмәкәрләр үзләренең изге эшләрен ел саен дәвам итәләр.

-Рәхмәт барысына да, райондашларыбызның күмәк бердәмлеге белән 100 мең сумнан артык акча тупланды. Хәйриячелек әле дәвам итә, аның соңгы көнен 25 августка билгеләсәк тә, ул датаны көтеп торасы түгел иде. Алда әйткәнемчә, районда ярдәмгә мохтаҗ балалар саны шактый ук. Ни аяныч, укырга җыену өчен елдан-ел күбрәк акча таләп ителә. Ә бит өчәр баланы мәктәпкә чыгарып җибәрүче гаиләләр бар районда,- ди Марс Хәлиуллов.

Шуны да искәртик, әлеге акция Россиянең барлык төбәкләрендә дә уздырыла. Бөтенхалык арасында киң яклау тапкан чара мохтаҗ балалар өчен зур ярдәм булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп