Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле мәктәпләрендә балалар бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ашыйлар

Бер акыл иясе, кеше ул - ашаган ризыгыннан гыйбарәт, дигән. Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ничек туклануларына да бәйле.

Шуңа күрә, укучыларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан, авыл балалары сыйфатлы һәм очсызрак туклану ягыннан күпкә ота, чөнки мәктәп яны участоклары яшелчә һәм җиләк-җимеш продукцияләрен җитештерүгә мөмкинлек тудыра.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район мәктәпләрендә 3000 бала бушлай туклана. Ә бер баланы ашату өчен бюджеттан 5 сум 79 тиен акча каралган. Моңа төрле боткалар белән аралаштырылып пешерелгән кайнар, итле аш, чәй һәм ипи керә. Күпчелек мәктәпләрдә укучылар бердәм меню нигезендә туклана. Бу, әйтик, атнаның бер көнендә барлык ашханәләрдә дә укучылар өстәлендә я ботка, я кайнар аш була, дигән сүз. Дөрес, бюджеттан каралган әлеге суммага менюны әлләни төрләндереп булмый, шуңа да участокларда җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр өстәмә итеп кулланыла. Күп ашханәләрдә төп менюга өстәмә булып яшелчә салатлары, тозлаган кыяр, помидор урын ала. Әлеге витаминлы запасны, уку елына җитәрлек итеп әзерлиләр. Хорновар-Шигали, Кече Чынлы урта мәктәбе, бу яктан күпләргә үрнәк.

Любовь Степанова, Хорновар-Шигали урта мәктәбе директоры:

-Мәктәп яны участогы 2,5 гектар җирне били. Анда җәй буе бөтен төр яшелчәне дә, җиләк-җимешне дә үстерәбез. Моннан тыш, авыл җирлеге аша файдаланылмаган 40 сутый җирдә бәрәңге эшкәртәбез. Ел дәвамына җитәрлек азык запасыбыз бар. Әле сыер да асрыйбыз. Сөтне көндәлек менюга да кертәбез. Укучыларның туклану рационында яшелчә, балык, сөт, ит ризыклары барысы да булырга тиеш. Август аенда җыеп алынган уңышлардан кышкы запас, вареньелар кайнатабыз, компот өчен җиләк-җимеш киптерәбез. Әйтик, менә сишәмбе көнне бер бала өчен туклану 16 сум 22 тиенгә төште. Шуның 5 сум 79 тиене бюджеттан булса, калганы үзебезнеке. Балалар бушлай туклана, әти-әниләр түләгәне юк.

Мәктәпләрдә моннан тыш, озайтылган көн группасында тәрбияләнүче балалар өчен дә 3 сум 85 тиеннән ашату каралган. Бу очракта да һәрбер мәктәп, әлбәттә, әлеге сумма белән генә чикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар туклануы