Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-психолог” һәм "Өстәмә белем бирү мөгаллиме" конкурсларның зонаара турлары Чүпрәледә уза

Бүген Чүпрәле җирлеге Идел буе зонасына караган район мөгаллимнәре өчен чын мәгънәсендә сынау мәйданчыгын хәтерләтте.Биредә республика "Сыйныф җитәкчесе-2015", "Педагог-психолог" һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре өчен конкурсларның зонаара турлары узды.

Җәмгыятьтә мәгарифнең өстенлекләренә ярдәм итү, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту буенча иҗади эшчәнлекне үстерү, талантлы әйдәп баручы педагогларны ачыклау, тәҗрибә уртаклашу максатын күзаллаган әлеге конкурслар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла.

Өч конкурсның да зонаара этабы бу көнне 50ләп үз муниципаль районнарында җиңү яулаган мөгалимнәрне очраштырды. Психолог мөгаллимнәр Хорновар-Шигали урта мәктәбендә көч сынашса, өстәмә белем бирү укытучылары Кече Чынлы урта мәктәбенә җыелды.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә исә ике көн дәвамында "Сыйныф җитәкчесе-2015" конкурсының зонаара туры үтте. Калган ике бәйгедән аермалы буларак, әлегесендә һәр районнан призлы урын яулаган 1,2 һәм 3 урынга ия булган сыйныф җитәкчеләре катнашты. Чүпрәле районын Наталия Куракина, Ләйсән Ханбикова һәм Венера Волкова тәкъдим итте.

Чараны башлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:

-Конкурсларның зонаара турлары бездә узуы бик куанычлы. Ул мөгаллимнәрнең янә бер кат очрашуы белән, тәҗрибә уртаклашу, үзара элемтәне ныгыту мөмкинлеге дә тудыра. Чүпрәле җирлеге республика күләмендәге югарылыкларны яулауда старт мәйданчыгы булып торсын сезнең өчен,-дип уңышлар теләде.

Реклама

Педагог-психологлар конкурсында район данын 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Эльвира Буркеева һәм Әлфия Айнуллова яклады, ә өстәмә белем бирү буенча бәйгедә инглиз теле укытучысы Тәслимә Азизова катнашты.

Әлбәттә, һәр бәйгенең үз шартлары, үз таләпләре. Жюри-Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән вәкилләр каршында үзләрен таныштырудан башлап, мөгаллимнәр сыйныфларда ачык дәресләр бирделәр, визит-карточкалары тәкъдим иттеләр һәм үзанализ да ясадылар. Нәтиҗәләр барланганнан соң, аларның һәркайсы сертификатлар белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, республика буенча мөгаллимнәрнең әлеге зонаара конкурс этаплары беренчеләрдән булып нәкъ менә бездә башланды. Барлык зоналарда бәйгеләр узып беткәннән соң гына республика турында катнашырга лаек булган укытучылар сайлап алыначак.Шулай итеп, әлеге исемгә кемнәрнең лаек булачагы соңрак билгеле булачак. Ә хәзергә уңышлар теләп калыйк, мөгаллимнәребезгә!

Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5921-zonalnie-konkyrsi-pedagogov-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә белем бирү мөгаллимнәре өчен конкурс “Педагогпсихолог” “Сыйныф җитәкчесе

2
X