Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Конференция булды

17 ноябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәледәге бүлегенең XVII конференциясе булып үтте. Конференциягә партиянең башлангыч бүлекчәләреннән делегатлар сайланган иде. Югары форумның эшен партиянең җирле бүлеге секретаре Тимур Нагуманов алып барды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комиссия рәисе Шакир Ягудин катнашты.

"Бердәм Россия" партиясе районда актив эшчәнлек алып бара. Билгеле булганча, күп кенә оешма, учреждение, хакимият җитәкчеләре әлеге партия әгъзалары. "Бердәм Россия"нең район булеге 1700 кешене берләштерә. Аның шулай ук безнең районда 1200гә якын теләктәшлек итүчесе бар. Һәм, әйтергә кирәк, "Бердәм Россия"-реаль эшләр партиясе" дигән шигарь шушы саннарда да, партиялеләр башкарган эшләрдә дә ачык чагыла.

Конференциядә партиянең җирле булеге секретаре Тимур Нагуманов доклад белән чыгыш ясады. Доклад үз эченә партия тарафыннан 2011 елның апрель аеннан алып бүгенге конгә кадәр башкарылган эшләрне алган иде.

-"Бердәм Россия" күп кенә социаль программаларны гамәлгә куючы да,-диде Тимур Нагуманов үз чыгышында. -Сәламәтләндерү комплекслары төзү, "Мәктәпкә барырга булыш!" кебек социаль акцияләр, "Милләтләр кроссы", "Россия чаңгы эзе" кебек спорт ярышлары оештыру милләтебезнең якланмаган категориясенә булышуга, халыкның сәламәтлеген кайгыртуга корылган. Безнең районда якын араларда файдалануга тапшырылачак сәламәтләндерү-спорт комплексы буларак хезмәт итәчәк бассейн да "Бердәм Россия" партиясе башлангычында төзелә.

Әмма ирешелгәннәр белән чикләнергә ярамый. Халыкның ышанычын яулау өчен без, партия әгъзалары, шул ук халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү өчен армый-талмый эшләргә тиешбез,-дигән бурычлар да куйды Тимур Нагуманов.

Делегатлар алдында партиянең җитәкчесен, партиянең сәяси советын, контроль-ревизия комиссиясен сайлау бурычы да торды. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән барды. Сайлау бюллетененә кертелгән Тимур Нагуманов кандидатурасы бертавыштан диярлек якланды. Шулай итеп делегатлар Т.Д. Нагумановка киләсе елларда да партиянең җирле бүлекчәсен җитәкләүне ышанып тапшырдылар.

Конференция барышында Шакир Ягудин сүз алып, яңадан сайланган җитәкчене, сәяси совет, контроль-ревизия комиссиясе составын тәбрикләде. Партия әгъзаларына алган курстан тайпылмауны, нәтиҗәле эшләр күрсэтуне телэде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев