Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Кар десанты" Чүпрәлегә кайтты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан юлга чыккан кар десантчылары үзләренең эшчәнлекләрен төгәлләде. Ун көн дәвамында алар эстафетаны берсеннән- берсенә биреп, Бөек Ватан сугышы чорында каһарманлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбызның якты хатирәләрен яңарттылар.

Район үзәгендәге мәйданда аларны ветераннарның район советы членнары, мәктәп һәм тармаклы технологияләр техникумы укучылары, укытучылары каршы алды. Район мәдәният йорты баянчысы Илгиз Насыйбуллин башкаруында тантаналы марш көйләре яңгырый. Көннәрнең чагыштырмача салкын торуына да карамастан, десантчыларның эш графигы тыгыз төзелгән иде. Урыннарда алар мәктәп укучылары һәм Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау проекты кысаларында өлкәннәр белән очраштылар, авыл халкы белән күрештеләр, авыллар тарихына караган мәгълүматлар тупладылар. Болардан тыш алар халык арасында сәламәт яшәү һәм культуралы ял итү рәвешен дә пропагандаладылар.

Реклама

-Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган чорда әлеге акциянең мөһимлеген әйтеп бетергесез, монда социаль, патриотик тәрбия бирү һәм шәхесне үстерү кебек сыйфатлар барлана,- ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов та кар десантында катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде, укуларында һәм шәхси тормышларын да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар десанты

2
X