Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Капиталь төзекләндерү дәвам итәчәк

Соңгы елларда республикада һәм шулай ук районда торакны капиталь төзекләндерү киң колач белән алып барыла.

Быел гына да Татарстанда планлаштырылган 849 йортның 828-е төзекләндерелгән дә инде, районда исә агымдагы ел планына кертелгән ике торакка 1 миллион 868 мең сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада 2013 елга капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны үтәү зарур. Өстәвенә акча булса, аны киңәйтәчәкбез,- дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә.

-Бу мәктәпләрне, фелъдшер-акушерлык пунктларны капиталь ремонтлау, "Чиста су", ике контурлы котеллар кую программаларына да кагыла". Рөстәм Миңнеханов сулдан кергән схемалар булмасын һәм подрядчылар билгеләү өчен конкурс үткәрү бурычын куйды. "Нигездә, без объектларны беләбез. Аларга документлар әзерләргә һәм әзерлек эшләре алып барырга кирәк",- диде республикабыз Президенты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның белдерүенчә, бүгенге көнгә республикада 4 миллиард 263,03 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган, бу планның 97,85 проценты тәшкил итә.

-Алдагы елда без Борындык станциясенең Северная урамындагы 18 нче йортка, якынча 400 мең сумлык капиталь төзекләндерүне планга керттек. Аның югары сыйфат белән үтәлүенә шик юк, подрядчыларыбыз да билгеле, алар белән берничә еллап бик уңышлы эшләп киләбез,- ди муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм торак- коммуналь бүлеге җитәкчесе Юрий Шуркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт