Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икмәк бар нәрсәдән дә кадерле

Халыкта "Икмәк бар нәрсәдән өстен" дигән әйтем бар. Ә ул җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен район буенча барлыгы 34 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июльгә район буенча барлыгы 7383 гектар җирдә урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 21,4 процентын тәшкил итә.

Шул исәптән, 4683 гектарда арпа, 1826 гектарда көзге бодай суктырылып, ашлыгы җыеп алынган. Тапшыру пункт-ларына 14629 тонна ашлык озатылган, һәр гектардан чыккан уңыш 20,5 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә арпа культурасының һәр гектарыннан-35, "Шәйморза"да-23, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы буенча 27 центнер уңыш чыга. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 2539 гектар мәйданда эш тәмамланган инде. 2115 тонна арпа, 303 тонна борчак, 1568 тонна көзге бодай бөртекләре кабул итү пунктларына озатылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган сыйфат комиссиясе составында басуларга чыгып, анда барган эшләр белән таныштык. Рейдыбыз "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле һәм Зур Аксу филиалларында, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында узды. Сыйфат комиссиясе тикшерүе барышында комбайннар эшләгән һәр басудагы орлыкларның дымлылыгы тикшерелде, комбайнчылар белән әңгәмәләр оештырылып, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Без "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалына кил-гәндә, комбайнчылар Валентин Квасов (ярдәмчесе В.Евграфов), Петр Архипов (ярдәмчесе А.Архипов), Александр Юркин (ярдәмчесе Д.Юркин), Фәрит Яфизов (ярдәмчесе Н.Яфизов) идарә иткән чит илдә эшләнгән һәм югары җитештерүчән дүрт "Нью-Холланд" комбайны 27 гектар мәйданны биләгән борчак басуында соңгы гектарларда эшне төгәллиләр иде инде.

Аннан алдагы көндә әлеге кыр корабларын берләштергән бригада 39 гектар мәйданны биләгән башка борчак басуындагы эшне тәмамлаган. Бүген исә төшке аштан соң 90 һәм 60 гектар мәйданнарны биләгән башка кырларга күчәчәкләр иде.

Реклама

Зур Аксу филиалында борчак культурасы, гомумән, 210 гектар мәйданны били.

Әйтергә кирәк, "Нью-Холланд" комбайннары агрофирма басуларына үткән атналарда гына кайтарылуга һәм аларның эшчәнлеге компьютерга көйләнгән булуга карамастан, игенче-механизаторлар инде яңа техниканы үзләштерә дә алганнар һәм уңышлы гына эшләп тә киләләр. Элеккеге комбайннардан аермалы буларак, "Нью-Холланд"ларның бункерлары 7 тонна иген сыйдыруга көйләнгән һәм иген бункерларга чиста килеш эләгә, ни әйтсәң дә, заманча техника шул. Комбайннарның җитеш-терүчән эшләве игенне ашлык кабул итү пунктларына ташып торучы шоферларга да бәйле. "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче Ранис Дружков һәм Рамил Рәкыйпов өзеклекләргә һәм югалтуларга юл куймас өчен бар тырышлыкларын куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак 2012