Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыелма команда тупланды

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарның район советы һәм пенсионерларның район бүлекчәсе 26 апрель көнне район үзәгендә җиңел атлетика буенча спартакиада үткәрде.

Үзләрен җитезлектә сынап карарга теләүче ветераннар аз түгел икән. Ярышларга күп кенә авыллардан шактый ук өлкән яшьтәге пенсионерлар килгән. Аларның һәркайсын бүген яшьләргә үрнәк итеп күрсәтергә була. Өлкәннәрнең шатлыклы көләч йөзләренә карап ирексездән куанып куясың. Чын мәгънәсендә алар сәламәт яшәү рәвешен үзләренең физик активлыклары белән раслыйлар. Теннис буенча Иске Чүпрәледән Рөстәм Шәрибҗанов һәм Валентина Кузнецова, урыннан озынлыкка сикерүдә- Мөнир Насретдинов, 1000 метрлы дистанциядә Яңа Чүпрәледән Җәүдәт Мөдәррисов, 500 метрлы арада Чуваш Чүпрәлесеннән- Зоя Кузнецова, Дартс буенча Иске Чүпрәледән Дамир Алимов һәм Алешкин Саплык авылыннан Галина Матросова җиңү яуладылар. Аларга муниципаль район башкарма комитетының Дипломнары, Мактау Грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң җитез пенсионерлардан районның җыелма командасы тупланды. Аларны 12 май көнне Казан шәһәрендә узачак республика спартакиадасы көтә. Уңышлар юлдаш булсын, өлкәннәр!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел