Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать тәрбиячесе

Билгеле булганча, 2009 елда Татарстанда «Балигъ булмаган яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячесе» дигән Закон кабул ителде. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге Закон нигезендә җаваплылыкка тартылган яисә полициянең балалар һәм яшүсмерләр бүлегенә хисапка алынучыларга комиссия аркылы җәмәгать тәрбиячесе беркетелә. Бүген Татарстанда 4000нән артык җәмәгать тәрбиячесе бар.

Бу җаваплы эшчәнлекне иң элек укытучылар, тәрбиячеләр башлап җибәрде. Хәзер исә җәмәгать тәрбиячеләре арасында күптөрле һөнәр ияләре бар. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә байтак. Иң актив эшләүчеләрне ачыклау, җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын, ихтирамын күтәрү максатыннан, 2011 елдан республика җәмәгать тәрбиячеләренең конкурсы үтә башлады.

Агымдагы елда конкурс өч этапта узды. Беренчесе аның муниципаль этап, калган икесе республика күләмендә үтте. Конкурска 54 проект тапшырылган. Шуның 22се конкурс финалына үткән.

Үткән атнадагы финал чарасында конкурсантлар җәмәгать тәрбиячесе буларак үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган эш планнарын, визит карточ-каларын, шөгыльләрен тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Билгеле булганча, республикада җәмәгать тәрбиячесе институты да эшләп килә. Финал чарасында конкурсантлар әлеге институтка булган мөгамәләләрен бәян иттеләр. Шулай ук, балигъ булмаганнар эше буенча реабилитация үтү программасын тәкъдирнамәләштерделәр. Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның педагогик осталыкларын, уйлап таба белүчәнлекләрен, оештыру сәләтләрен, оригиналь фикер йөртә белүләрен исәпкә алдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Мәдәни үзәгендә үтте.

Билгеле булганча, район күләмендә үткән конкурсның муниципаль этабында Түбән Чәке урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Николай Кузнецов "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" номинациясе буенча җиңү яулаган иде (рәсемдә: уртада). Шулай итеп, республика күләмендә үтүче конкурсантлар белән Николай Кузнецов та "көч сынашты".

Алай гына да түгел, I квалификация категорияле укытучы Николай Кузнецов җәмәгать тәрбиячесе буларак эшчәнлеген чагылдырып әзерләгән программа нигезендә конкурсның I дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Әйтергә кирәк, шәхсән үзем дә күп тапкырлар укытучылар катнашында үткән төрле чараларда, балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләрдә катнашучы буларак, Николай Кузнецовның алдынгы карашлы фикерләрен, чыгышларын еш ишетергә туры килә. Әлеге уңышы белән котлап, аңа җәмәгать тәрбиячесе буларак эшчәнлегендә дә зур уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать тәрбиячесе