Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елена Полякова Чүпрәле гаиләләренә Ана капиталы Сертификаты тапшырды

Районда гаиләләргә "Ана капиталы" сертификатын танатаналы төстә тапшыру күркәм традициягә әверелде. Соңгысында кунаклар да бар иде.

Икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан матди ярдәм программасы 2007 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Быел аның вакытын тагын 2018 елга кадәр озайту турында карар кылынды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Елена Полякова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәфикъ Җәлалов һәм райондагы пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов катнашты.

-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Демографик хәлне яхшырту белән беррәттән, гаиләдә күркәм йолаларны дәвам итүчеләр бар дигән сүз бу. Исәнлек һәм гаилә бәхете телим сезгә, -диде Елена Полякова.

Пенсия фонды идарәчесе урынбасары "Ана капиталы"н нинди юнәлешләрдә кулланып булачагын искә алып үтте һәм соңгы яңалыкларның берсе буларак, әлеге акчаларны физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен реабилитация курслары узуга да тоту мөмкинлеген җиткерде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Буадагы пенсия фонды җитәкчесе Рәфикъ Җәлалов та чыгыш ясады чарада.

-2007 елдан бирле районда 1193 гаиләгә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Шуларның 934ен гаиләләр төрле максатларга файдаланды. Республикада исә сертификат алучылар саны 200 меңгә җитте. 2016 елның 1 январеннан "Ана капиталы" суммасы үзгәрешсез калды, бүген ул - 453026 сумны тәшкил итә. Сертификат акчасыннан файдалану вакыты чикләнелмәде,-диде райондагы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов.

-"Ана капиталы"н әле нинди максатларга файдаланачагыбызны уйлаганыбыз юк, шулай да торак шартларны яхшыртырбыз дип торабыз,- дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар Сертификат алучы Иске Чүпрәледән Мресовлар гаиләсе.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Аббазовлар гаиләсендә дә быел олы шатлык булып уллары дөньяга аваз салган. Кызлары исә икенче сыйныфта укый.

-Хөкүмәттән гаиләләргә мондый акчалата ярдәм бик ярап куя, аеруча торак шартларын яхшыртыруга тотып булуы куанычлы, -диләр алар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана капиталы Сертификаты