Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экологиягә игътибар артачак

2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы, дип игълан ителде. 2012 елның 20 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы Указга кул куйды.

Алай гына да түгел, агымдагы ел тулаем РФ да Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы буларак үтәчәк. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10 августта махсус Указны имзалады. Һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохитка хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитны саклау проблемаларына юнәлтү, халыкның экологик мәдәниятен формалаштыру һәм үстерү әлеге чараның төп максаты итеп куела.

Шуңа да агымдагы елда тирә-як мохитны саклауга аеруча зур урын биреләчәк. Әйтик, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тирә-як мохитка тискәре йогынты ясаган өчен (моңа атмосферага, сулыкларга пычратучы матдәләрнең чыгарылуы, шулай ук, һаваның тавыш, җылылык, электромагнит һәм башка төр физик йогынтылар аркасында пычрануы, табигатькә зыян китерүче башка төр тискәре йогынтылар һ.б. керә) җаваплылык каралуы хакында хәбәр итә. Түләүләр билгеле вакытта кертелмәсә (алар квартал саен башкарылырга тиеш), закон тарафыннан штраф суммалары билгеләнгән.

Районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучылар агымдагы елда да район башкарма комитетында эшләп килүче административ комиссия утырышына чакырылачаклар. Комиссия бил-гели торган штрафның күләме дә 2011 елдан башлап 2000 сум тәшкил итүен искәртәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2013 экология елы