Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егетләр элиталы частьләрне үз итә

Хәрби хезмәткә барасы егетләрне әти-әниләре, туганнары, бергә уйнап үскән дуслары, яраткан кызлары озата килгән. Барысының да солдатларның туган якларына чын ир-егет булып, исән-имин кайтуларын күрәселәре килә.

Иртәнге салкынча җиләс һава битләрне сыйпый. Озатучылар арасында яшьле күзләрен сөртүчеләр дә бар. Сәгать иртәнге җидедә республика хәрби комиссариатына кузгалып китәргә тиешле "Газель" автобусы да килеп туктады. Бер рәткә төзелеп баскан алты егеткә майор Вил Нуруллин үзенең теләкләрен җиткерде: "Армия-чыныгу, сыналу мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше, бик еш үзгәреп торучы бүгенге тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-егет гражданлык бурычын җиренә җиткереп үтәргә тиеш, сез дә районыбыз йөзенә тап төшермәссез дип ышанам",-ди Татарстан хәрби комиссариатының райондагы бүлеге җитәкчесе. Әйе, рухи кыйммәтләр алышынып торган бүгенге заманга да карамастан, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дуслары белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Сер түгел, ата-аналар хәзер юкка гына борчылмый, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк-илне дә сакламыйча булмый. Элек-электән Ватанга хезмәт итү, изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый.

-Улыбыз Илгиз мәктәптә һәм техникумда укыган елларда ук үзен армия хезмәтенә әзерләде, спорт белән ныклап шөгыльләнде, дзю-до көрәше буенча күп турнирларда җиңү яулады. Югары уку йортының икенче курсында укуына да карамастан, үзе теләп армиягә китә, десантчы булырга тели,-ди Яңа Кәкерле авылыннан улын озата килгән Шамил Әсәдуллин. Татар Бизнәсе егете Илназ Тимербулатов та элиталы частьтә хезмәт итүне хуп күрә. Ул көнне хәрби хезмәткә китүче Дмитрий Байгушев (Чуваш Ишлесе), Владислав Ермолаев (район үзәге), Рәиф Исхаков (Яңа Кәкерле) һәм Айрат Хуҗиев (район үзәге) илгә тугры хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чакырылыш