Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлелеләр чаңгыга басты

10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында чаңгы спортына багышланган зур чара үткәрелде. "Россия чаңгы юлы" дип аталган спорт бәйрәме 1982 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, соңгы елларда аның кысаларында Вагиз Алиуллов исемендәге призлар өчен ярышу да күркәм традициягә әйләнде.

-Вагиз Сибгатулловичны районыбыз халкы яхшы белә. Ул уңган, булган җитәкчедән тыш, бик оста спортчы да иде. Бүген бирегә аны хөрмәтләү йөзеннән спортчылардан тыш аның балалары, оныклары, туганнары һәм хезмәттәшләре килгән. Димәк, еллар агышы үзенекен итсә дә, районыбызның танылган шәхесе турындагы якты хатирәләр онытылмый. Турнирга килүегез өчен рәхмәт сезгә, барыгызның да нык ихтыярлы, тормыш барышында килеп чыккан кыенлыкларны җиңү өчен спорт белән яшәвегезне телим,- диде ярышларны ачып муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов.

Вагиз Сибгатулловичның район прокуроры ярдәмчесе булып эшләүче улы Руслан да: "Әтине хөрмәт итеп мәйданга килүегез өчен рәхмәт, еллар бер-бер артлы үтүгә дә карамастан аны онытмыйсыз, район хакимияте дә, спорт комитеты да әлеге турнирны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен зур тырышлык күрсәтә. Һәркайсыгызга тормышта да, спортта да уңышлар гына телим,- диде ул. Аннан соң Руслан Вагизович һәр елны әлеге ярышта улы һәм кызы белән катнашучы Владимир Хемницерга истәлек бүләге тапшырды. Ул көнне турнирда район үзәгендәге барлык оешмалардан да диярлек 500 дән артык чаңгычы катнашты. Шунысы игътибарга лаек, быел монда өлкән яшьтәгеләр аеруча активлык күрсәтте. 31пенсионерның 22се хатын-кыз иде. Ирләр арасында Яңа Чүпрәле авылының ветераннар советы башлыгы, 65 яшьлек Җәүдәт Мөдәррисов һәм хатын-кызлардан Алешкин-Саплык авылыннан килгән 61 яшьлек Галина Матросова иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Убидан килгән 9 яшьлек Константин Спиридонов һәм район үзәгендә яшәүче 72 яшьлек Мөнир Насретдинов та бүләксез калмады.

-Быелгы турнирда 90 номерлы һөнәри училище, Хорновар-Шигали урта мәктәбе һәм гадәттән тыш хәлләр службасыннан аеруча зур команда килде. Сүз уңаенда, мәйданга кыр кухнясы алып килгән МЧС вәкилләренә һәм 90 номерлы һөнәри училище пешекчеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Аларның кайнар ризыкларыннан салкын һавада йөрүчеләр бик теләп авыз иттеләр,-диде спорт комитеты җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев