Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр үзара салым кертү буенча референдумда катнаша

Бүген Чүпрәле районында үзара салым кертү буенча референдум уза. Иртәнге 7.00 сәгатьтә барлык район авыл җирлекләрендәге сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Әйтергә кирәк, быел референдум аеруча җанлы, күңел күтәренкелеге белән үтә.

Иске Чүпрәле авылының Набережная урамында яшәүчеләр, әлеге чараның бик тә кирәкле булуы хакында әйтеп үттеләр. Ник дигәндә, үткән ел әлеге урам буйлап күп кенә эшләр башкарылган, шулай да әле эшлиселәр калган. Шуңа да быел юл күтәрү мәсьәләсе тулысынча хәл ителеп бетәр, дип өметләнәләр алар. Референдумга да, үз тавышларын бирер өчен җаваплылык тоеп килгәннәр.

Культурная урамында яшәүчеләр исеменнән дә пенсионер Владимир Ягашкин әйбәт юл һәркемгә кирәк, ди. Халык телендә "Приказ" дип исемләнгән елга аркылы чыгар юл бик начар хәлдә, шуны ясап булмасмы икән, дип халык гозерен җиткерә. Шулай ук, электән урам буйлап юл яныннан төзелгән тротуар таушалган, аңа да ремонт кирәк, ди. Тротуар мәсьәләсе Зәки Нури урамы буйлап яшәүчеләрне дә борчый. "Хәзер автотранспорт күп, җәяүлегә аерым юл булса, бик әйбәт булыр иде", диләр.

Референдумга килүчеләрнең күпчелеге районның соңгы елларда йөзе үзгәрүен билгеләп үтәләр. Ял итү өчен, балалар белән йөрер өчен уңайлыклар бар, шулай да эшлисе эшләр дә байтак, диләр. Яшәү шартларында уңайлыклар тудырган Президент программаларына да рәхмәләрен белдерәләр.

Иске Чүпрәле авылындагы Школьная урамында гомер кичерүче Наҗия апа Салимҗанова бирегә Мордовиядән килгән.1961 елда ул Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирҗанга тормышка чыгып, биредә балалар үстерә, эшли.

-Язмыш борылышларына бик рәхмәтлемен. Чүпрәледә гомер итәм, аллага шөкер. Аның төрле еллардагы үзгәрешләрен дә күрәм, электәге белән бүгенгесе җир белән күк арасыдай. Киләчәктә тагын да әйбәтрәк булыр әле, дип өметләнәм. Референдум бик кирәкле мөһим чара. Ясалган, төзекләндерегәннәрне кем дә алып китми, шунда кала, ә монда безнең балалар, оныклар яши, үсә, киләчәгебез өчен бит ул,-ди 83 яшьлек Наҗия апа Салимҗанова.

Чүпрәледә үзарасалым кертү буенча референдум быел өченче тапкыр үткәрелә. Быел аның суммасы барлык авыл җирлекләре өчен бер күләмдә-300 сум итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, әлеге сумма республика бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып кайта. Әлеге акчаларга авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, юллар ясау, зират тирәләрен һәм башка эшләрне эшләү каралган. Моңарчы ике ел дәвамында үткәрелгән эшләр нәтиҗәсе күз алдында, шуңа да авыл халкы чараның файдалы булуына инанды. Быелгы референдумга да оешып килүләре моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым кертү буенча референдум