Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледәге "Акчарлак" лагеры зур үзгәрешләр кичерә

Түбән Чәке урманы аланында урнашкан "Акчарлак" ял һәм сәламәтләндерү балалар лагерында үткән вакытлар-иң матур мизгелләрдер. 1970 елларда ук әлеге лагерь балаларны үз кочагына сыендыра башлый. Ә быел исә әлеге ял итү урыны зур үзгәрешләр кичерә.

Республика программасы нигезендә тугыз лагерь капиталь төзекләндереләчәк, берсендә реконструкция үткәреләчәк һәм тагын ике яңа лагерь төзеләчәк. Моның өчен 100 млн. сум акча тотылачак.

Республикада балалар лагерьларын ремонтлау программасы 2013 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның инициаторы булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Республика Президенты белдерүенчә, илдәге икътисади хәлнең нинди булуына карамастан, социаль-мөһим программалар үз көчендә калачак.

"Акчарлак" сәламәтләндерү лагерында төзекләндерүләр үткән елның көзендә үк башланды. Мондый ремонт бик актуаль, чөнки биналар шактый искергән, инде замана таләпләренә җавап бирми иде.

Бүген "Акчарлак" лагеры территориясендә иске биналар тулысынча сүтелгән. Иске корпуслар урынында агачтан яңа өйләр төзелгән. Пластик тәрәзәләр, тимер ишекләр урнаштырылган, электр үткәрелгән. Шулай ук, яңа ашханә бинасы, йокы корпусы төзелә. Алар һәммәсе заманча барлык уңайлыклар белән тәэмин ителәчәк. Ял итү урыны, бәдрәф, юыну бүлмәләре-һәммәсе булачак. Йокы корпусы ике катлы булып, 64 кешене сыйдырачак.

Реклама

Лагерьдагы төзелеш эшләре "Созидание" һәм "Энергосервис" подрядчы оешмалары тарафыннан алып барыла. Әйтергә кирәк, әлеге оешмалар тырышлыгы белән районда шактый гына социаль-мөһим биналар калкып чыкты.

"Созидание" оешмасының прорабы Михаил Фимушкин һәм "Энергосервис" вәкиле Михаил Васильев әйтүенчә, төзелеш эшләре май аенда тәмамланырга тиеш. Эшчеләрнең шактые үзебезнекеләр. Төзелеш бригадиры Алексей Репин Чүпрәледә бишенче ел эшләвен белдерде. "Егетләр тырышлар, биналарны вакытында файдалануга тапшырыр өчен ял итүне белми эшлиләр",- ди.

2016 елда балалар җәйге ялларын яңа, матур, уңайлыклар тудырылган биналарда үткәрәчәкләр, дип вәгъдә итә төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Акчарлак" лагеры