Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яңа ветеринария берләшмәсе бинасы ачылды

Районда социаль мөһим булган биналарның тагын берсе-дәүләт ветеринария берләшмәсе ачылды.

-Бүгенге көн чыннан да бәйрәм. Яңа бинаның ачылуын һәммәбез көтте. Аның район җирлеге өчен социаль гына түгел, ә сәяси мөһим булуын да ассызыклап үтәсе килә. Чөнки без Ульяновск һәм Чувашия өлкәләре арасында урнашканбыз һәм үзара әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баруыбыз һәм моның өчен шартлар булуы бик кирәк иде. Республика буенча терлекчелек өлкәсендәге уңышларыбыз бар, инде менә мондый мөмкинлекләр тудырылгач, бүгенге ирешкәннәребез чик булмас дип өметләнәсе килә,-диде район башлыгы Александр Шадриков бинаны ачу тантанасында .

Районда 2006 елда, шәхси исәп-хисап счетларында булган 4 млн. сум акчага төзелә башлаган бу бина республика буенча файдалануга тапшырылган беренче ветеринар объект булып санала. Соңгы еллерда инде аны төзеп бетерүгә Татарстан Хөкүмәте ярдәм иткән. Бу хакта үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйтеп үтте:

-Районнардагы ветеринария берләшмәләренең күпчелеге иске биналарда утыра. Быел берничәсенә төзекләндерү эшләре үткәрелде. Киләсе елда исә 17 районда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре каралган. Әлеге яңа бина районның терлекчелек өлкәсендәге мөһим мәсьәләрне чишүдә ярдәм итәр дип ышанам.

Яңа бина үзенең түбәсе астына административ корпусны һәм лабораторияне берләштерә. Шулай ук, биредә киләчәктә даруханә булдыру да каралган. Гомумән, бина барлык заманча шартларны һәм уңайлыкларны күздә тотып эшләнгән.

Алмаз Хисаметдинов Кәкерле ветеринария участогына "Нива" машинасы тапшырды.

«Республика ветеринария лабораториясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе директоры Финсур Әхмәтов та җылы котлау сүзләрен җиткереп лаборатория өчен термостат бүләк итте.

Бәйрәмгә тирә-күрше ветеринария берләшмәләре дә буш кул белән килмәгәннәр, алар чүпрәлеләргә компьютер тапшырдылар.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Марс Вәлиев үтеп баручы 2013 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы елга планнар белән таныштырды.

-Агымдагы елга райондагы эпизоотик хәлгә каршы куелган чаралар барысы да 100 процент күләмендә үтәледе. Сыерларда мастит авыруын дәвалау һәм әлеге юнәлештә профилактик эшләр алып бару буенча да күп эшләнде. Шулай ук, ясалма орлыкландыру буенча да нәтиҗәләребез әйбәт, лейкоз, туберкулез авруларына каршы көрәш алып барыла. Бу уңайдан махсус карталар булдырылды,-диде ул.

Марс Вәлиев ветеринария өлкәсендәге хезмәтләре өчен югары бәя алган хуҗалыкларга һәм хезмәткәрләргә номинацияләр буенча Мактау Грамоталары тапшырды.

Зөбәрҗәт Бахитова, биохимия анализлары үткәрүче:

-Яңа бинаның ачылуын бик көттек һәм шатландык. Мин биредә озак еллардан бирле эшлим. Эллеккеге бинабыз күптәнге иде. Хәзер менә барлык уңайлыклар булгач, эшлисе генә килеп тора,- ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветернария берләшмәсе