Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә ветераннар советының отчет-сайлау конференциясе узды

Район ветераннар советының отчет-сайлау конференциясендә яңгырады әлеге сүзләр. 15 елдан артык шушы иҗтимагый оешманы җитәкләгән Фиркать Җәлаловны бу вазифасында Роберт Закиров алмаштырды.

Конференциянең барышын, эшен сурәтләүгә керешкәнче, райондашларга оптимистик карашы, һәрвакыт кешеләр тормышын кайгыртып яшәгән Фиркать Сабир улы Җәлаловка кыскача шәрехламә биреп үтик. Иске Чокалы авылында туып-үскән ир-егетнең хезмәт, тормыш юлы туган ягы белән үрелеп бара. Өлкән буын аны комсомол, колхозлар җитәкчесе буларак хәтерләсә, яшь буынга әлеге чал чәчле ага хәрби хезмәткә киткәндә изге теләкләрен теләп, илнең лаеклы сакчысы булырга чакырып нотык тотучы, мәктәпләрдә балалар янында еш булучы, районда үткән хәрби-патриотик чараларда актив катнашучы, укучылар ял иткәндә яннарына килеп, ил һәм аның кешеләре башыннан кичкән тарихны сөйләүче кунак буларак таныш, хөрмәтле.

Ветераннар оешмасын җитәкли башлаганда Фиркать Сабировичның халык белән эшләү тәҗрибәсе тупланган, сөйләшүләр алып бару осталыгы камилләшкән була. Ә ораторлык, оештыру сәләте исә аңа Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән бер бүләктер. Район ветераннар советында хезмәт итү елларында да Ф.Җәлалов өлкән буынның тормыш-көнкүреше белән яшәде, аларның чын мәгънәсендә ярдәмчесе булды. Хәер, "булды, яшәде" дип әйтү дә дөрес үк булмас, Фиркать Җәлалов район ветераннар оешмасы президиумына сайланды. Башкача булуы мөмкин дә түгел, андый легендар кешеләрнең җәмгыятькә файдалары бар-ватанпәрвәрлекләре белән үрнәк алар.

Конференция эшендә район башлыгы Александр Шадриков, республиканың иҗтимагый оешмалар берләшмәсе җитәкчесе Хәбир Иштиряков катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булып ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлаловның доклады тыңланды. Районның барлык өлкәннәрен берләштергән оешманың эше күз алдында. Алар ветераннар хорлары оештырды, бакчачылык конкурслары игълан итте, спорт белән шөгыльләнүне көндәлек режимга кертте, компьютер серләренә төшенергә чакырды, сугыш ветераннары һәм аларның толлары белән йөзгә-йөз очрашып, проблемаларын җәмәгатьчелеккә җиткерде. Бу эшләрнең барышы турында ветераннар башлыгы бер тында диярлек сөйләп чыкты. Һәм оешманың гозерләренә колак салган, тыгыз элемтәдә торып, өлкәннәр проблемасын хәл итешкән җитәкчеләргә рәхмәт тә белдерде.

Антонина Хәлилова, Дамир Алимов, Рокыя Юсупова, Наиль Шихранов, Николай Кузьминның чыгышларында да ветераннар тормышы чагылыш тапты.

Хәбир Иштиряков исә ветераннарның җәмгыятьтә тоткан роленә тукталды. -Кайвакытта өлкән яшьтәге кеше бер елмаюга, бер җылы сүзгә мохтаҗ була, кызганмыйк шуны алардан һәм яшьләребезне дә шуңа өйрәтик,- диде ул. -Бүген картлар йортында әллә ничә мең кеше җан асрый. Кайберләре балалы "ятимнәр". Алар турында да онытмыйк, хәлләрен белешик. Кешедә Ватанны ярату, хөрмәт итү хисләре тәрбияләү бурычы да өлкәннәргә йөкләнгән. Рухиятебез белән үрнәк булыйк, рухи яктан нык кеше генә бернинди авырлыклар алдында каушап калмый.

Казан шәһәреннән килгән кунак Фиркать Җәлаловка, һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек иткән җитәкчеләргә Рәхмәт Хаты тапшырды, Район башлыгы Александр Шадриков та активларның эшен Почет Грамоталары белән билгеләп үтте. Ул, шулай ук Фиркать Җәлаловка озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, яңа сайланган җитәкчегә һәм ветераннар советы составына уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар советы отчетсайлау конференциясе