Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

Районда ноябрь аенда билгеләп үтелүче күркәм чараларның берсе -элек елларда республика прокуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу. Быел да гадәт буенча Сәйфихан Нәфиевның туган көне алдыннан районга республика хокук саклау органнарыгың, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары суды, Конституцион суд вәкилләренең, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков...

Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Сәйфихан Нәфиев (1941-2004) Мунчали авылында туып үскән. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районда ике мемориаль такта, берсе район прокуратура бинасы каршында, икенчесе ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәп бинасында урнаштырылган. Район үзәк урамнарының берсе бүген Сәйфихан Нәфиев исемен йөртә, шунысы куанычлы, әлеге урамда кайчандыр ул хезмәт юлын башлаган прокуратура бинасы урнашкан. Моннан тыш, ел саен районда Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия һәм аның исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар үтә.

Гадәттәгечә, кунаклар чараны прокуратура бинасы каршындагы мемориаль тактага чәчәкләр куюдан башладылар.Аннан район мәдәният йортында көрәш ярышларын тантаналы ачканнан соң, тамашалар залында "Истәлек кичәсе" үтте. Кичәдә республиканың элеккеге прокуроры, республика Президентының киңәшчесе Кафиль Әмировның Сәйфихан Нәфиевка багышланган "Законга хезмәткә итте" дигән, төзәтүләрдән соң, яңа нәшер ителгән китабы презентацияләнде.

Район башлыгы Александр Шадриков, республика прокуроры Илдус Нәфиков, Россия Федерациясенең республика буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, республика Конституцион суд Аппараты җитәкчесе Александр Васин, республика Югары суды рәисе урынбасары Рамиль Шарифуллин һәм башка катнашучылар Сәйфихан Нәфиевның принципиаль һәм грамоталы, таләпчән җитәкче булуын искә алдылар. Кунаклар аның бергә эшләү дәверендә булган истәлекләрне сөйләделәр, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче шәхес булуын ассызыкладылар.

Әтисенең юлын дәвам итүче Гомәр Нәфиев, әнисенең абыйсы, язучы, якташыбыз Нурмөхәммәт Хисамов әлеге чараны оештырган район җитәкчелегенә, республика прокурорына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район башлыгы Александр Шадриков Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмовка Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия тапшырды.

Чарадан соң кунаклар Мунчәли авылына юл тотты. Биредә алар, шулай ук, мемориаль такта алдына чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Ә бу вакытта районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Сәйфихан Нәфиев кубогы исеменә милли көрәш ярышларының нәтиҗәләре барланды. Һәр төрле үлчәү авырлыгында җиңгән яшүсмерләргә җитәкчеләр грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Командалар арасында беренчелекне исә Кече Чынлы көрәшчеләре яулады, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды.

Чара башында Сәйфихан Нәфиевның туу һәм аңа исем кушу мизгеле тасвирланды. "Сәйфи хан-ханнар кылычы" дигән мәгънәдәге исемне аңа бабасы бирә. Чыннан да кылычтай үзенең эш-гамәле, сүз үткенлеге белән халкына хезмәт иткән һәм дөреслек өчен хокук сагында торган ул. Мондый шәхесләрне "чор йөзе" дип тә атарга мөмкин. Ә эш күрсәткән ирне ил дә, туган җире дә онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Прокуроры Сәйфихан Нәфиев