Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан Чүпрәледә көрәш турниры узды

Район көрәшчеләренең активлаша баруы куандыра. Бу хакта республиканың милли көрәш буенча федерациясе җитәкчелеге дә, Чүпрәле спортчыларының үргә табан кузгалулары турында әйтә. Әле күптән түгел генә Алабуга шәһәрендә узган республика ярышларында да 17- 18 яшьлек егетләребез үзләрен танытып кайтканнар иде.

Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан, ел саен үткәрелеп килүче көрәш ярышлары популярлаша бара. Хәзер анда тәүге мәртәбә келәмгә чыгучы көрәшчеләрне дә, төрле турнирларда, сабан туйларда бил алышып шактый тәҗрибә туплаган спортчыларны да күрергә мөмкин. Республика ярышларында катнашучылар да бар.

-Районда спортның үсә баруы һәм камилләшүе күркәм күренеш. Безнең Чүпрәле халкы барлык спорт төрләре кебек үк милли көрәшне дә үз итә, ярата. Ел саен келәмгә бик өметле яңа спортчылар чыга. Киләчәктә аларның район данын яклап зур турнирларда катнашуларын бик күрәсе килә. Спорт балалар һәм яшүсмерләр арасында дусларча мөнәсәбәтне ныгытуда һәм ихтыяр көче тәрбияләүдә зур урын тота. Барыгызга да матур җиңүләр телим,- диде ярышларны ачканда район башлыгы Александр Шадриков. Келәмдәге хөкемдар Рафаэль Вәлиев бәйгеләр башлануны белдереп, сыбызгысын сызгыртуга, спорт мәктәбе залының уртасында кызу көрәш башланып китте. Йөздән артык көрәшче ун төрле үлчәү авырлыгында призлы урыннар өчен бил алышты. Шуны да искәртик, хөкемдарлар үз эшләрен гадел башкарды.Тән җәрәхәтләре алучыларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде. Иң мөһиме, җитди яраланучылар булмады. Көрәшчеләр дә келәмдә бил алышучы иптәшләре өчен ихлас күңелдән җан аттылар. Кайбер көрәшчеләр үзләренең көндәшләрен җитез генә алым кулланып бик җиңел җиңүгә ирештеләр. Ә икенче парда җиңүчене билгеләр өчен сөлгене бәйләмичә һәм бәйләп көрәшер өчен бирелгән вакыт кына җитмәде. Көндәшләрне туры бастырып бил алышуга кадәр барып җителде. Командалар арасында беренче урынны гадәттәгечә Кече Чынлы авылы спортчылары яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Шланга һәм техникум командалары лаек булды. Шәхси беренчелек буенча түбәндәге спортчылар беренче һәм өченче урыннарны бүлеште: 40 кг. кадәр: Әлфис Айзәтуллов- Кече Чынлы, Динар Низамов- техникум һәм Раил Камалов- Шланга. 45 кг. кадәр: Фәнис Зәйнетдинов- техникум, Денис Чернов- Алешкин- Саплык һәм Ильяс Фәтхуллов- Кече Чынлы. 50 кг. кадәр: Илшат Низамов- Шланга, Фәнис Тимербулатов- Түбән Каракитә һәм Раил Айнетдинов- Кече Чынлы. 55 кг. кадәр: Данир Сөләйманов- Кече Чынлы, Илназ Сабитов- техникум һәм Илһам Сафин- Шланга. 60 кг. кадәр: Илгиз Сафиуллов- Кече Чынлы, Раил Солтанов- Шланга һәм Юрий Мугин- техникум. 70 кг. кадәр: Алмаз Хаернасов- Кече Чынлы, Раил Айнуллов- Кече Чынлы һәм Ранис Әзмуханов- Иске Кәкерле. 80 кг. кадәр: Илмас Вәлиев- Кече Чынлы, Динар Мөхәммәтҗанов- Шланга һәм Илһам Айнуллов- Иске Кәкерле. 90 кг. кадәр: Альберт Мөшәрәпов- Кече Чынлы, Илдар Мөхәммәтҗанов- Шланга һәм Айрат Идрисов- техникум. 100 кг. кадәр: Илдус Шакиров- Кече Чынлы. 100 кг. дан югары авырлыкта: Илмир Шакиров- Кече Чынлы һәм Илнар Мөхәммәтҗанов- Шланга. Керәшнең баш хөкемдары- Наил Исхаков, келәмдәге хөкемдар- Рафаэль Вәлиев, хөкем итү коллегиясенең секретаре- Фәрит Мифтахов һәм келәм янындагы хөкемдар- Радик Низамов. Җиңүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, идарәнең җаваплы хезмәткәрләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов котлады, район башлыгы Александр Шадриковның мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. - Алда тагын ярышлар көтелә. Тиздән Сәйфихан Нәфиев призына һәм декабрьдә легендар көрәшче Мәсхүт Хөснетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан турнирлар оештыру планлаштырыла. Ул ярышларны да шундый зур күләмдә уздырырбыз дип уйлым. Барыгызга да нык исәнлек, спортта яңадан- яңа уңышлар телим,- ди Ирек Вазыхович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш турниры