Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Ана скульптурасын урнаштыруга акча җыю максатыннан игелек марафоны узды

Чүпрәле районы элек-электән газиз аналары, хатын-кызлары белән данлыклы горурланган. Халык өчен тормышның иң авыр вакытларында да, сугыш чорында Чүпрәле хатын-кызлары көндезләрен кырларда иген иккән, фермаларда хезмәт куйган, ә төннәрен фронт, җиңү өчен оекбашлар бәйләгән, үз куллары белән җитештергән бар әйберне ил азатлыгы бәрабәренә фида кылган.

Ир-егетләребез белән беррәттән фронтка хатын-кызларыбыз да киткән. Якташларыбыз Әминә ханым кебек кырларда тракторчы, стахановчы булган хатын-кызларыбызны бар да хәтерлидер әле. Ә окоп казу эшендә, урманнар кисүдә катнашканнары күпме-санап бетергесез.

Нинди генә авыр вакытлар булмасын, газиз әниләребез тормыш тарткан, итәк тутырып 10ар һәм аннан да артык балалар үстергән. 1960 елларны гына алыйк. Бу чорда шундый күпбалалы әниләребезнең саны 200ләп булган. Бүгенге көндә дә 5әр һәм аннан да артык балалар үстереп, Герой-Ана исемен йөртүче хатын-кызларыбыз күп.

Әниләрнең батырлыгын, аларга хөрмәт, ихтирам йөзеннән районда халык теләген исәпкә алып, Ана скульптурасы урнаштыру фикере кабул ителде.Әлеге скульптура 2014 елның 26 ноябрендә-Әниләр көнендә район үзәге паркында урнаштырылачак.

Скульптураның макеты инде тәкъдим ителгән, аның архитекторы булып, якташыбыз Владимир Нагорный тора. Городище авылында яшәгән әнисенең истәлегенә багышлап, скульптурага китәчәк чыгымнарның бер өлешен ул үз өстенә алган.Шулай ук, әлеге изге эшкә якташыбыз, төзелеш компаниясенең директоры Николай Угаслов да иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Әлеге чара уңаеннан "Игелек" хәйрия фонды тәкъдиме белән район мәдәният йортында марафон узды.

Марафонда барлык катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков сәламләп:

- Дөньяда аналардан да изге зат иясе юктыр. Әниләр һәркайсыбызның иң кадерле кешесе һәм без алар алдында мәңге бурычлыбыз. Район үзәгендә урнаштырылачак скульптура да аларга булган хөрмәтебезне чагылдырачак. Мондый игелекле эшләрдә үз өлешләрен кертергә теләк күрсәткән райондашларыбызга, якташларыбызга рәхмәт әйтәсем килә, -диде.

Әниләр хакында олы сүзләрен әйтеп, игелек кылырга чакырган хәйрия фонды директоры Дамир Алимов, эшмәкәрләр исеменнән Фәрит Сәләхетдинов, әфганчылар исеменнән Виктор Петухов, авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Фәрит Галләмов һәм башкалар үз исемнәреннән акчалата ярдәмне сәхнәдә үк урнаштырылган әрҗәгә салдылар.

Чара дәвамында беренче нәтиҗәләр буенча 181 мең сум акча җыелды, шуның 18750се сатылган билетлардан булса, 16500 сумы күргәзмә-сатудан җыелды. Ә скульптураны ясау һәм урнаштыру өчен барлыгы 5 миллион сум акча кирәк.

Скульптураны ясау өчен акча җыю дәвам итә. Үзеннән әлеге игелекле эшкә өлеш кертергә теләүчеләр "Игелек" хәйрия фондының исәп-хисап счетына акча күчерә алалар:

Банк получателя - отделение №8610 Сбербанка России г. Казань

БИК банка получателя - 049205603

сч. банка получателя - 30101810600000000603

сч. получателя - 40703810162250006303

получатель - местный общественный фонд «Благодарение» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

ИНН получателя - 1617004783

Хөрмәтле райондашлар! Сез дә читтә калмагыз. Изгелек кыл да, суга сал, балык белер, балык белмәсә, халык белер, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ә кылган игелек ул һәрвакыт икеләтә Ходай тарафыннан кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана скульптурасы игелек марафоны