Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә элек-электән татар, чуваш, рус милләтеннән булган халыклар дус яши

26 апрель Татарстан Республикасында Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Республикабызда бүген 115 милләт вәкиле яши. Һәм "Туган тел көне" һәр милләт вәкиленә, аның теленә, гореф-гадәтләренә хөрмәт буларак гамәлгә куелган иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Хөкүмәтенең максаты да халыклар арасында дуслык, туганлыкны саклаудан гыйбарәт. Республикабыз милләтләрнең тату яшәве, толерантлык, төрле конфессияләргә бердәй әһәмият бирелүе белән Бөтендөнья аренасында үрнәк булып тора.

Безнең район да моннан чыгарылма түгел. Чүпрәледә элек-электән татар, чуваш, рус милләтеннән булган халыклар арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән. Территориябез 52 авыл җирлеген берләштерә. Шул авылларда яшәүчеләрнең, 2010 елга булган халык санын исәпләү мәгълүматлары буенча, 57,5 проценты-татар, 41,1 проценты чуваш милләтеннән. 1,09 процент кына булса да рус милләте вәкилләре дә бар бездә.

Алсу Тумакова, район мәгариф бүлегенең милли белем бирү бүлеге методисты:

-Чүпрәле мәктәпләрендә укулар ике дәүләт теле: рус һәм татар телендә алып барыла. Шулай ук чуваш балаларына үз телләрендә белем алу мөмкинлеге дә тудырылган. 26 апрель-Туган тел көне уңаеннан мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә, музейда Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары исә ул көнне милли язучыларының әсәрләре буенча укучылар белән әңгәмәләр оештырачаклар.

Реклама

Петр Васильев, Чуваш Чүпрәлесе авылы:

-Без үскәндә әти белән әни бездән яшерен серләрен татарча сөйләшеп бер-берсенә аңлата иделәр. Хәзер исә безнең андый мөмкинлегебез юк. Балаларыбыз 1нче сыйныфтан ук татарча сөйләшә башлый.

Айсылу Шиһабетдинова, Түбән Чәке урта мәктәбе директоры:

-Мәктәбебездә чуваш һәм татар балалары укый. Шундый балалар бар ки, татар булганнары чуваш теленнән үткәрелгән олимпиадаларда катнашалар, чуваш телле укучыларыбыз татар олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бу, бер яктан, укытучының телгә карата кызыксыну уятуын күрсәтсә, икенче яктан, балачактан ук инде халыкларны милләтләргә бүлеп карамыйча, туганнар кебек яши белүебезне ассызыклый. Һичшиксез, монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да милләтләргә карата алып барылган уңай сәясәте зур роль уйный, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм 26 апрель Татарстан Республикасында Туган тел көне