Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә дүртенче ветеринария пункты бинасы ачылды

Матак авылында республика программасы нигезендә төзелгән чираттагы модуль-блоклы ветеринария участок пункты ачылды. Хайваннар сәламәтлеге сагында торучы әлеге бина районда дүртенче.

Татарстанда тормышка ашырылучы 30 программаларның берсе-хайваннар сәламәтлеген кайгыртуга, терлекләр өчен куркыныч булган авыруларның таралуына юл куймауга бәйле профилактик эшләр алып баруга һәм шул рәвешле авыл җирлегендә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешендә уңайлыклар булдыруга юнәлдерелгән.

Сыйфатлы ветеринария ярдәме күрсәтү өчен пункт булдыру бик кирәк, чөнки авыл кешесенең яшәеше терлек асрау белән тыгыз бәйләнгән. Агрофирмаларда, дәүләт ярдәменнән файдаланып, шәхси хуҗалыкларда да авыл халкы терлекне күпләп асрый. Әлеге ветеринария участок пункты янәшәдә урнашкан алты торак пунктына да хезмәт күрсәтәчәк.

-Районда менә шундый объектларның барлыкка килүенә Президентыбызга рәхмәтлебез. Әйтик, Матак авылын гына алыйк, биредә ФАП ачылды, юллар ясалды, мәктәп һәм балалар бакчасына төзекләндерү үткәрелде. Авыл кешесенә рәхәтләнеп яшисе һәм эшлисе генә, менә әлеге бина да шушы җирлектә яшәүчеләр өчен өстәмә уңайлыклар тудырачак, аның озын гомерле булып, авыл халкына хезмәт итүен телим,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

Яңа бинаны ачу тантанасында катнашкан ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов бәйрәм белән котлап, мондый пунктларның республикада 100гә җитүен белдерде һәм аларның хайваннар гына түгел, кеше сәламәтлеге сагында да зур роль уйнавын әйтте.

"Чыннан да табиб кешеләрне дәваласа, ветеринария табибы кешелекне дәвалый", дип җитәкче сүзен дәвам итте, шушы ветеринария пункты җитәкчесе Фәргать Әхмәтшин һәм республика, район җитәкчелегенә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен белдерде.

Реклама

-Яңа ветеринария участок пункты алты авылга хезмәт күрсәтәчәк, әлеге территориядә биш меңләп мөгезле эре терлек асрала, - дип уртаклашты ветеринария табибы. Әлеге хезмәттә Фәргать Әхмәтшин инде озак еллар хезмәт куя.

Фәргать Әхмәтшинга һәм район ветеринария-санитар инспекциясе мөдире Җәүһәрия Аббазовага тантанада олы хезмәтләре өчен Мактау Грамоталары да тапшырылды.

Тантананың мөһим өлеше-ал тасмалар киселгәннән соң, җитәкчеләр бина эченә узып, карап йөрделәр, уңайлыклар белән тыныштылар.

Биредә ветеринария табибы, вак йорт хайваннарына ашыгыч һәм планлы операцияләр ясау мөмкинлеге биргән аерым бүлмә, сыерларны ясалма орлыкландыру лабораториясе дә, ветеринария даруханәсе дә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария пункты