Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле укучыларның өченче "Иҗади тылсым дөньясы” муниципаль фестивале узды

Көннән-көн тормышыбызга үтеп керүче заманча технологияләр, интернет үсеп килүче яшь буында матурлыкка, гүзәлеккә булган карашын үзгәртүе сер түгел. Кулларыннан планшет, кәрәзле телефон төшмәгән балаларны агачтан, кәгазьдән гади әйберләр ясауга, төрле предмет модельләре төзүгә җәлеп итеп буламы? Укучыларның техник, кул эшләнмәләре иҗатына багышлап үткәрелгән фестивальдә булып кайткач, бу сорауларга уңай җавап...

Район белем бирү учреждениеләрендә төрле юнәлешләр буенча эшләп килүче түгәрәкләрдә, сыйныфтан тыш чараларда ясалган кул эшләнмәләренең "Иҗади тылсым дөньясы" муниципаль фестиваленә быел өченче тапкыр старт бирелде. Гадәттәгечә, ул 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә һәм быел, 2016-районда Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы кысаларында узды.

Район мәгариф бүлегенең баш белгече Резидә Низамова:

- Агымдагы елның үзенчәлеге булып, фестивальдә яңа төр номинацияләр "Укытучылар династиясе" һәм "Указка, яисә укытучылар өчен кулланма әсбаплар" тора. Беренчесендә мәктәпләр укытучылар династиясе шәҗәрәсен төзесәләр, икенчесендә дәресләрдә кулланып була торган, укучылар кулы әзерләнгән төрле әйберләр тәкъдим итәләр. Шуны да әйтергә кирәк, елдан -ел укучыларның фестивальгә җаваплылык белән әзерләнүләре сизелә һәи иҗади сәләтләре ачыла бара.

Чыннан да биредә килеп кергәннән соң, исеме җисеменә туры килерлек, тылсым дөньясына эләгәсең. Кайсы гына кул эшләнмәсен алсаң да, хәйран калырлык. Кайрыйлардан, җепләрдән эшләнгән пар аккошлар зәңгәр күл өстендә йөзә, әкиятләрдәге бәхет кошы пластик шешәләрдән матур итеп ясалган. Сәйләннәрдән эшләнгән бизәнү әйберләре, картиналар, тозлы камырны катырып эшләнгән чәчәкләр, уенчыклар, хәтта төрле ботка ярмалары, фасоль,макароннан эшләнгән картиналар - һәммәсе матурлыкка, гүзәллекккә мәхәббәт тәрбияли. Заманча техника да үз урыныны алган иде. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары берничә елдан бирле роботлар төзү буенча шөгыльләнә, аларның кайберләрен эшләтеп тә күрсәттеләр.

Городище урта мәктәбенең пластик эшләнмәләр күргәзмәсендә күп төрле дагалар күрергә мөмкин иде. Марс урта мәктәбе исә аллы-гөлле шарладан фигуралар әзерләгән, "Укытучылар династиясе" буенча да күләмле эш башкарылган, Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап, агачтан китап һәм язу карасы белән каурый эшләгәннәр. Ә менә Зур Чынлы авылыннан технология укытучысы Радик Хәлиуллов белән берлектә укучылар чөгендер утырту өчен җайланма булдырган. Аның өчен элеккеге радионың тимер пластинкаларын кулланган. 1 номерлы Иске Чүпрәле укытучысы Шамил Тәҗетдинов фестивальдә циркуляр җайланмасы тәкъдим итте.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү кирәклегенә басым ясады. Әлеге юнәлештә мәктәпләрдә эшләп килүче түгәрәкләр ярдәмгә килүен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрендә 230 түгәрәк эшләп килә. Шуның 101 е- төрле предметлар буенча, 51 е-сәнгати-эстетик, 28е-спорт, 26сы-фәнни-техник, 11е-экологик, 4се туристлык, крайны өйрәнү, 5се-шахмат, 2се-патриотик, 2се мәгълүмати-техник юнәлештә эшли. Әлеге түгәрәкләр эшчәнлегенә барлыгы 2474 укучы бала җәлеп ителгән, бу барлык укучыларның 95 проценты дигән сүз.

Мәктәпләрдә түгәрәкләрнең эшләү барышы турында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Нәсыйбуллина, Хорновар-Шигали урта мәктәбе директоры урынбасары Венера Волкова һәм Татар Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Лилия Айнетдинова сөйләде.

Кул эшләнмәләрен ясау баланы тәрбиләүдә, үстерүдә мөһим урын алып тора. Чөнки бала предметлар ярдәмендә үз хис-кичерешләрен әйтергә, иҗат итәргә, уйларга өйрәнә, сәләте ачыла, фантазиясе арта. Фестивальнең максаты да шуларны күздә тота. Ә иҗади дөнья белән бәйләнешне бүген шул ук интрнет аша да эшләп була. Димәк, замана балаларын заманча иҗади дөньяга алып керү юллары да бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗади тылсым дөньясы