Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз.

Чүпрәле халкы 2013 нче елны уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алабыз. Узып баручы ел игенчелектә, терлекчелектәге зур уңышлар белән тарихка кермәсә дә, ирешелгән уңай күрсәткечләр белән истә калачак. Кырлардан 68 мең 534 тонна ашлык, 117 мең 423 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә барлыгы 22 мең тоннага якын күләмдә сөт җитештерелде. Шунысы куанычлы, мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап кала алдык. Әлеге күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы районы буларак, һәммәбез өчен дә әһәмиятле.

Яшәешебез дә уңай якка үзгәрешләр кичерә. Тик шулай да заман таләпләренә җавап бирерлек яңа төр технологияләрне арттырып, яңалыкка омтылуны үстереп, тормышта камилләшә баруның чиге юк. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.

Кадерле райондашлар!

Сезне Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2014нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!

Александр Шадриков,Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгының Яңа ел котлавы