Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның Җиңү көне уңаеннан бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле сугыш, тыл ветераннары!

Совет халкы дәһшәтле һәм канкойгыч сугышта Бөек Җиңү яулаган яздан соң 71 ел вакыт узды. 71 ел - бер буын гомере булса да, илебез ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм югалтуларыбызны чагылдырган коточкыч саннарны онытмый.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турындагы хатирәләр һәрвакыт рухи һәм әхлакый көч, патриотлык чыганагы булып торачак. Нәкъ шушы хисләребезне белдерү, Ватаныбыз азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшеп батырларча һәлак булганнарны искә алу, аяусыз үлемгә үч итеп исән калганнар алдында баш ию өчен без Җиңү бәйрәме көннәрендә мәйданнардагы һәйкәлләр, Мәңгелек ут янына киләбез.

Чүпрәле районының 14 меңнән артык улы һәм кызы сугышта катнашкан. Аларның һәр икенчесе диярлек һәлак булган. Безнең халык тылда хезмәт итеп тә Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән лаеклы өлеш кертте-туган җиребезне дошманнардан азат итү максаты белән яшәде.

Хөрмәтле ветераннар!

Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт җиткерәм. Бөек Ватан сугышында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән, станок артында корал җитештергән тыл хезмәтчәннәре гомер юлы да батырлыкка тиң.

Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телим.

Бәйрәм -Бөек Җиңү көне белән!

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көне