Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре армиягә китте

1 октябрьдән район хәрби комиссариатында көзге чакырылыш башланды. Бу хакта Россия Президентының "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" гы күрсәтмәсе һәм РФ Оборона министрының "Октябрь- декабрь айларындагы чакырылыш турында" гы боерыгы чыкты.

Район хәрби комиссары Вил Нуруллинның әйтүенә караганда, быелның көзге чакырылышында Чүпрәленең 60 тан артык егете Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

-Аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти-әниләргә борчылыр урын юк - 12 ай шул арада үтеп китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк-яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр, - ди Вил Ринатович. Һәр чакырылыштагы кебек үк, монысында да һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп. Шунысы куанычлы, хәзер армиягә барырга тиешле егетләрне эзләп йөрисе юк - һәрберсе үзләре килә. Кичә, беренче төркемдә солдатка алынучыларның күбесендә транспорт йөртү таныклыгы бар. Район үзәге егете Айбулат Шәрәфетдинов Казан Федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган. -Инде мәктәп елларында ук армиягә бару турында хыяллана идем, - ди Айбулат. -Минем туган йорттан читтәрәк хезмәт итәсем, дөнья күреп кайтасым килә. Әлегә кайсы хәрби частькә җибәрелүем хакында билгеле түгел. Иң мөһиме - исәнлек һәм дөньялар тыныч булсын. Яңа Элмәле, Яңа Шигали, Городище, Чуваш Бизнәсе һәм Югары Каракитә авылларыннан китүче егетләр Андрей Годунов, Денис Григорьев, Александр Удютов һәм Марс Зартдинов техникумда укып шофер һөнәрен үзләштергәннәр. Армиядән кайткач берәр уку йортында белем алырга исәпләүчеләр дә бар. Солдатка алынучы егетләрнең әти- әниләре борчылудан үз-үзенә урын таба алмый. Энҗия Шәрәфетдинова: -Ир балаң булгач, аны армия хезмәтенә дә озатасы икән әле ул. Улыбыз Айбулат бик тәртипле, тыңлаучан бала булып үсте. Яхшы гына хезмәт итеп кайтуын телибез. Айбулатның әтисе моннан дүрт дистә ел элек ил чиген саклаган, заставада старшина булган, отставкадагы офицер Данир да: "Армиядә егетләр чыныгып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайта. Барлык балаларга да уңышлы гына хезмәт итәргә язсын Ходай!,- ди. Нишлисең, ир бала үз бурычын үтәргә тиеш. Аннары элек- электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Иптәшләре белән бергә барып, сау- сәламәт, сабыр, бердәм булып хезмәт итеп кайту кичектергесез бурычларның берсе инде ул,- дип сүзгә кушыла Айбулатның әтисе Данир. Егетләрне армиягә озатырга килүчеләр үзләренең хис-тойгыларын яшермәделәр. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да авыр шул. Бу көнне районның җиде егетен армиягә озаттылар. Халык арасыннан булачак солдатларны танып алу берни түгел иде. Элеккеге гореф-гадәт буенча, аларның җилкәләренә чигелгән сөлгеләр салынган. Ә берсенең җилкәсендә хәтта бишәү! -Сөйгән кызыңның бүләгеме әллә?-дип кызыксынабыз, чуваш милли бизәкләренә сокланып.

Реклама

-Барысыннан да бар инде, дус кызларым да, туган- тумачаларым да бик күп бит минем, -ди Андрей Годунов горурлык белән. -Алар мине көтеп торачаклар. Чүпрәледә егетләрне тантаналы рәвештә, җитәкчеләр катнашында озату матур традициягә әйләнде һәм ул хәзер дә шулай дәвам итә. Беренче чакырылышта армиягә китүче егетләргә хәер-фатыйха бирер өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов килгән иде. Бүген- иртәгә солдат киемен кияргә тиешле якташларыбызга алар районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләрен, үрнәк хезмәт итүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге призыв