Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең яшелчә үстерүчеләре

Даутовлар кебек уңган гаиләне авылдагы эшсезлек тә, колхозларның таркалып юкка чыгуы да куркытмый. Бакча эшен бигрәк тә әни кеше Фирдәүсә үз күрә. Моннан алты ел элек, зур теплица хуҗалыгы белән кәсеп итә башлаганчы да меңәрләгән кыяр, помидор, кәбестә үсентеләре үстереп, халыкка сата иде ул.

Поликорбанаттан эшләнгән зур теплицаның гомуми мәйданы 210 квадрат метр. Эчке якта өйдәге шикелле үк җылы, якты. Җылылык әрәм китмәсен дип теплицаның диварларын һәм түшәмен целлофан белән дә әйләндереп алганнар. Җылыту системасы мич һәм торбалар аша эшли. Икенче башта тагын бер мич, анысы системага тоташмаган, бик кирәк чакта гына кабызып алалар. Утын ягулыгын тормыш иптәше Рафаил җәй айларында ук әзерләп куя икән.

-Бакча эшен балачактан яраттым, монда ялкауланып торырга вакыт юк, кайчакта көннәр буе түтәлләр арасыннан чыкмыйбыз,- ди хуҗа хатын. Эшнең күп өлеше аңа туры килгәнлектән, һәр сортны ничек үстерергә икәнлеген фән әсбапларыннан эзли. Сортларны да әнә интернет челтәре аша эзләп кайтарткан. Кыярның "Маринда", "Маша" һәм "Герман" , ә помидорның "Эйфшен" һәм "Джина" сортларын мактый Фирдәүсә. Март башларында 1000 төпкә якын помидор, 500 төп кыяр һәм карбыз үсентеләрен теплицага чыгарып утыртканнар. Түтәлләрдә инде чәчәккә бөреләнгән үсентеләр дә бар. Берәр айдан кыярларны сатуга чыгара башларбыз, дип сөйлиләр Даутовлар.

Реклама

-Ульян өлкәсендәге яшелчәчеләр дә безнең белән элемтәдә торалар. Ел саен үзләренә үсентеләр үстереп бирәбез. Быел да менә биш гектарда кәбестә үстермәкчеләр икән. Заказларын үтәргә ышандырдык. Көз җиткәч алар безгә тонналап кәбестә дә китерәләр әле,- ди алар. Шунысы игътибарга лаек, әлеге гаилә яшелчәләрне үстергәндә минераль ашламаларны бөтенләй кулланмый, ягъни монда өлгергән кыяр-помидор экологик яктан чип-чиста. Шуңа күрә аларның үз сатып алучылары, клиентлары да бик күп. Кайбер кибетләр белән дә алдан ук сөйләшеп куелган.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткан югары белемле уллары Дамир да үз шөгылен булдырырга хыяллана. Әти-әнисе кебек грант алып, дәүләт ярдәменнән файдаланырга уйлый. Эшләргә теләк булганда кыенлыклар да киртә була алмый. Ә Даутовлар һәр эшне җиренә җиткереп эшли белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев