Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яшәүче Айшә апа гомеремнең бүләк өлешен кичерәм, ди

- Тормышымнан һич зарланмыйм, -ди Айшә апа Гиниятуллина. - Ә ни өчен зарланырга соң? Адәм баласы 60 яшькә кадәр үз гомерен яши, аннан соңы Аллаһы Тәгаләнең бүләге, диләр. Инде менә 30 ел миңа бүләк буларак бирелгән гомерне кичерәм,- ди ул.

Айшә апа Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның бертуган сеңелесе. Алар Закир абый белән Сара апа гаиләсендә тугызау үсәләр. Үз буыннарына туры килгән михнәтләрнең берсен дә онытмаган Айшә апа.

-Мәскәү тирәсендә окоплар казып йөрдек,-ди ул. -Безгә сез казыган бу окоплар Мәскәүне немецлардан саклар өчен кирәк дип аңлаттылар. Башта окопларын казыдык, соңыннан илне торгызырга сезнең хезмәт кирәк дигәч, колхоз кырларыннан кайтмый эшләдек. Илдә зур төзелешләр тотынгач, анда да сезнең ярдәм кирәк диделәр,- төзелешләргә дә чыгып киттек. Ил кая кушты - шунда бардык. Белмим инде, алай икмәккә тилмергәнне бик хәтерләмим. Уңган булганмындыр бәлки, кая гына барып эшләсәм дә, эш башында торучылар хезмәтемне күрәләр иде. Шул окоплар казыганда җитәкче кебегрәк бер кешенең чакыртып алып бәрәңгесен, кәбестәсен биреп җибәргәне истә калган. Иптәшләрем белән бергәләп пешереп ашый идек шуны,-ди Айшә апа яшь чагын искә төшереп.

Абыйсы Зарифның солдат хезмәтенә чыгып киткәнен хәтерли ул. "Абый елап китте,- ди. Аның елавына карап ни өчен елый икән, солдат булудан куркамы икән, әллә әти-әнидән аерыласы килмиме икән, дип уйлаганым хәтердә. Ә ул кайта алмаячагын сизенеп елаган икән, бахыр".

Әйе, 1940 елда армия хезмәтенә дип киткән Зариф 1945 елның январенда, сугыш бетәргә санаулы айлар-көннәр калып барганда, батырларча һәлак була. Шул ук елның март аенда СССРның Югары Советы Президиумы указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Абыйлары Зариф хезмәт иткән полкка мәктәптә укыган елларында хатлар язулары турында да сөйли Айшә апаның кызы Фирүзә Хәйретдинова. Ул хатлардан алар Зарифның Венгриянең Петэнд дигән җирлегендә кабере барлыгын беләләр. Әлеге хатларда лейтенант Алимовның немец илбасарлары белән көрәштә батырлыгы турында сөйләнелә.

- Абый безнең өчен сугыштагы батырлыгы белән горурлык булса, әти-әни белән дә горурландык без,-диләр Айшә апаның балалары. -Бик уңган иделәр алар. Әти үз гомерендә өч өй җиткезгән. Әни дә 80 яшенә кадәр әле йорт тулы мал-туар асрап, кән итте. 11 балага гомер биргәннәр. 11ебезнең дә таяныр таянычы да, иң кадерлеләребез дә була белделәр.

Айшә апа белән Гәрәй абыйның нәсел тамыры тирәнгә киткән, билгеле. Шәҗәрә агачын төзи калганда, мул яфраклы агач килеп чыгар иде. Айшә апа тугыз балалы гаиләнең бер вәкиле булса, Гәрәй абый дүрт балалы гаиләдә үсә. Бүген инде аларның 11 баласының 17 баласы, шул 17нең тагын да 17 баласы бар. Кызганыч, оныкчыкларны күрә алмыйча Гәрәй абый гына бик иртә вафат булган.

Тормышымнан зарланмыйм диюе дә бик урынлы Айшә Гиниятуллинаның. Һәрбер баласының көтеп алынган кунагы ул. Аларның һәркайсында түрләрендә әниләренә дигән урын бар. Тик Айшә апа гына туып-үскән авылы Яңа Кәкерле авылыннан әллә ни читкә китеп яшисе килми, Чүпрәледәге кызы Миләүшә белән кияве Гомәр янәшәсендә гомер кичерүне хуп күрә. Бүген әниләренең туган көне хәрмәтенә бу гаилә мәҗлес үткәрде. Ислам дине кануннары буенча мәҗлестә Коръәннән сурәләр укылды. Бәйрәмгә Айшә апаның уллары, кызлары, оныклары кайткан, авылдашлары да килгән иде.

Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның сеңелесе Айшә апа Гиниятуллинаның гомер бәйрәмен хәрмәтләп әлеге гаиләдә район башлыгы Александр Шадриков белән берлектә бертөркем җитәкчеләр дә булып китте. Александр Шадриков Айшә апаның хәл-әхвәлләрен сорашты, үткәннәрне барлашты.Район башлыгының "Яныгызга утырып, истәлек өчен фотога да төшик инде апа" дигән тәкъдименә каршы, яшьлегендә кулларында ут уйнаткан, җыр-моңга һәвәс булган, җор телле Айшә апа бу юлы да "җавапка кесәгә кермәде". "Утыр, улым, утыр, бабаң үлгәнгә күп вакыт узды, көнләшергә кешем юк",-дип шаяртты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев