Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә автовокзал ачылды

- Автовокзал ачылганны белмәдек. Юлга кузгалырга ниятләгәч, автобус шофёрының телефон номерын табып шалтыраткан идек, ул безгә шушында килергә кушты. Такси тоттык та килдек менә,-ди Рәйсә Камалова. - Автовокзал ачылганга бик шатландык, бик кирәкле бина бу,- ди аның сүзләрен куәтләп Кларида Алимова. Алар яңа ачылган автовокзалдан беренче булып Казанга юл алган...

Чүпрәле халкы берникадәр вакыттан бирле инде пассажирлар йөртүче транспортның билгеле бер тукталу урыны, шунлыктан аларның расписаниесе дә билгеле булмаудан иза чикте. Ә бүген менә шушы проблема хәл ителдедер, дип уйлыйм - элеккеге көнкүреш техникасын ремонтлау бинасы (рембыттехника) хәзер автовокзал функциясен үтиячәк. Озак еллардан бирле инде ташландык диярлек хәлдә булган бу бинаны халык өчен файдалы урын итүгә Чүпрәле егете, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Илдус Вәлиуллин алынган.

- Студент вакытларда безнең кебекләр автовокзалга тәрле авыллардан җыйнала идек, Автобус көткән арада бер-беребез белән дуслашып беттек. Әлеге дуслык Чүпрәле студентларына зур шәһәрләрдә дә югалып калмаска ярдәм итте. Әлеге вакыттагы студентларның андый мөмкинлеге юклыгын, гомумән, райондашларның кайсының каян машина юнәтеп, калаларга утырып китүләрен белгәч район үзәгендә автовокзал эшен яңартырга алындым,-ди якташыбыз Илдус Вәлиуллов.

Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, киләчәктә пассажирларга чәй эчеп алу урыны да булдырылачак, территориясе дә яктыртылачак һәм асфальтланачак. Бүген исә, кышкы суыкта юлга чыкканнар өчен ышыкланып тору өчен урын булу да бик мәһим. Ә яңартылган бинада бүген үк инде заманча шартларда кирәкле транспортыңны көтеп торырга мөмкин.

Район башлыгы Александр Шадриков:

- Илдус Вәлиуллов районда социаль проектны гамәлгә ашырырга алынды. Билгеле, хәлебездән килгәнчә шартлар тудырырга тырыштык. Бу өлкәдә әле эшлиселәр дә күп. Таксистларның диспетчерскийлары да шушы бинада булачак. Гомумән, халык өчен юлларда йөрүдә уңайлыклар тудыру өлкәсендәге бу башлангычыбыз юлчыларда да, йөртүчеләрдә дә яклау табачагына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев