Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле балаларының кул эшләнмәләрен җитәкчеләр сатып алды

Башкарма комитет залында үтә торган шимбә киңәшмәсе бу юлысы иртәрәк башланды. Дөресрәге, киңәшмәгә дип килгән җитәкчеләрне башлап социаль ярдәм күрсәтү, мәгариф бүлеге, район үзәгендәге ике мәктәп хезмәткәрләре каршы алды.

Инвалидлар тарафыннан ясалган: бәйләнгән, чигелгән, тегелгән, үрелгән эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырылу безнең районда инде традициягә керде дисәк тә ялгыш булмас. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үтүче бу чараның үз тәкъдим итүчеләре һәм сатып алучылары барлыкка килде. Физик кимчелеклеләр тарафыннан күргәзмә-сатуга куелган иң матур һәм инде иң кыйммәт тә булган чәчәк вазасын район башлыгы Александр Шадриков сатып алды.

- Үткән ел мондый күргәзмәдзн курчак - татар әбисе сатып алган идем. Җәе буе шундый ук курчак-бабай белән бакчада икәү чәй эчеп "утырдылар",-ди Чүпрәле участогы суд приставы Ирек Хәлимов. Быелгы күргәзмәдән ул сәйләннән үрелгән куак сатып алды. -Монысы да бик мәгънәле итеп ясалган бит, күрегез әле,-ди ул, -Ак, ялтыравык яфраклар арасында каралары да бар, чөнки ак кәүсәле куакка кара кәүсәлесе дә үрелеп әскән. Монысы эш өстәлемдәторачак һәм ак янында һәрчак кара яшәгәнне оныттырмаячак.

Ә менә вакытлыча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Радик Егоров мондыйны әлегәчә күрмәгән булган. Шуңа һәм янында акчасы булмауга да карамастан, ул да сәйләннән эшләнгән куакны "Якка куеп торыгыз әле, соңыннан кереп алачакмын",-дип калдыртты. һәм үзе ала торган мул яфраклы куак-эшләнмәне "Иң бае" дип бәяләде.

Товар сатып алганда, билгеле инде һәрберебез иң матурына кызыгабыз. Ә ПМК "Заволжская" начальнигы Рөстәм Юсупов кулында әлләни искитәрлек булмаган әйберләрне күргәч, нигә матуррагын сайламыйсыз, дип сорамый булдыра алмадым.

-Сабантуйларда иң соңгы килгән ат бүләкне күбрәк тә ала әле кайчак. Монда да шул ук, зәвыклысына кем дә кызыга, ә монысын да кемдер ясаган бит инде аның,-диде ул. - Бәлки куллары да тотып бетермидер, озак утырып торырлык хәле дә юктыр. Әмма, тырышкан бит...

Мин дә күргәзмә-сатудан буш кул белән китмәдем, Иске Шәйморза авылында яшәүче өченче төркем инвалид Җалалетдинова тарафыннан үреп ясалган челтәр сатып алдым.

Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова жыелган акчаларның бу әйберләрнең хуҗаларына тапшырылачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев