Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы Түбән Чәке җирлегенә керүче авыллар автомагистральгә тоташты

Район үзәгеннән иң еракта урнашкан Түбән Чәке җирлегенә керүче авылларда да хәзер "зур җир" автомагистраленә тоташты. Ниһаять, Иске Чәке авылы халкының гасырлар буе көткән күңел түрендәге хыялы гамәлгә ашты.

Юлсызлык. Ул гомер- гомердән авыл кешесен борчыган иң четерекле проблемаларның берсе булды. Шушы җирлектә яшәп тормыш итмәгән кеше мондагы юлсызлык мәшәкатьләрен аңлап та бетермәс шул.

Ни кызганыч, язгы-көзге пычракта урамнарны җәяү түгел, техника белән дә үтеп булмаслык хәлгә килгән авыллар әле дә юк түгел. "Әй, сөйлисе бармы, күрдек инде нужаны. Балчыклы вакытларда Иске Чәкегә барыр өчен елганы урап 5- 6 километр әйләнеш юл үтәргә туры килә иде",- дип сөйли кырык ел шушы җирлектә шофер булып эшләгән хезмәт ветераны Борис Албутов. "Көчле яңгырлардан соң безнең җирләр бөтенләй сазга әйләнә. Ерак юллар үтеп храмга килүчеләр бигрәк тә нужа күрәләр иде. Бер чакны төнге икегә кадәр берничә ир- ат машиналарын этеп җәфа чиктеләр",- ди Олег атакай.

Юл мәсьәләсен хәл итү өчен авыл торак пунктларына илтүче юлларны төзүгә юнәлдерелгән федераль үзәкнең һәм республиканың максатчан программалары кабул ителгән иде һәм шуның нигезендә районның күп кенә авыллары асфальт юлларга тиенде. Шушы көннәрдә генә Иске Чәке авылы халкы шундый олы бүләккә лаек булды.

"Татавтодор"ның Чүпрәле филиалы ул эшне быелның июнь аенда башлаган иде. Ике километр озынлыктагы асфальт юлны төзү өчен 60 миллион сум акча тотылды. Әлеге юл үзенең кайбер үзенчәлекләре белән дә мәшәкатьле булды. Чөнки олы елга аша дамба салу үзе генә дә гигант төзелешне хәтерләтте. Шушы ярларны тоташтырып бер яссылыкта юл төзү өчен күп көч һәм осталык та таләп ителде. Яңа юлны ачу уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та килгән иде. Башта ул халык белән аралашты, авылда юлның әһәмиятен ассызыклады, шатлыклы вакыйга уңаеннан әлеге җирлектә яшәүчеләрне ихлас күңелдән котлады, юл төзүчеләргә рәхмәт әйтеп алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде.

Реклама

"Республикада, шул исәптән районда да авыл ФАПлары, авыл юллары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү һәм торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча берничә төрле программа эшли. Ә бу юлны мин Россия әһәмиятендәге юл дип әйтер идем. Чөнки шушы юлны Россиянең күп регионнарыннан Храмга килүчеләр дә файдалана. Сер түгел, авыл төбәкләре элек- электән юлсызлыктан интекте. Ә ул үз чиратында авылларның социаль һәм иктисадый үсешенә дә тискәре йогынты ясады. Авыллар тормышының сыйфатын шәһәрдәгедән түбән булмасын иде",- ди Шәүкәт Әхмәтсафинович.

"Максатчан программа нигезендә быел шактый гына юллар төзелде һәм төзекләндерелде. Алар арасында сезнең авылыгыз да бар. Юл салу җиңел эш түгел, зур чыгымнар таләп итә. Әмма шушы программа кысаларында эш киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бу юл сезгә игелекле хезмәт күрсәтсен, - дигән теләкләрен җиткерде "Татавтодор" ның Чүпрәле филиалы начальнигы Валерий Художитков. Тантанада барлык авылдашлар исеменнән Иске Чәке авылы җирлеге башлыгы Азат Садыйков юл төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Юл ачу тасмасын кисүне мәктәпнең уку алдынгыларына тапшырдылар. Аннан соң яңа асфальт буйлап Россия һәм Татарстан әләмнәре таккан джиплар кузгалды, алар артыннан ук велосипедчылар җилдертте. Асфальт өстендәге җыр- биюле тамаша кичкә кадәр дәвам итте. Юл төзүчеләрне сыйлар өчен кунак табыны да әзерләнгән иде. Владимир Токмаков пешергән пылау һәм шашлык исе бәйрәмгә тагын бер кат хозурлык өстәде. Тантананы үткәрүдә Олег атакай, Любовь Анношкина, Анатолий Матюшин, Николай Шишкин һәм Борис Албутов иганәчелек күрсәткән. Хәзер искечәкелеләрне язгы- көзге пычраклар да, кышыкы бураннар да куркытмас. Әлеге юл монда яшүчеләргә озак еллар ышанычлы хезмәттә булырга Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ачылды

2
X