Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчүгә чыгар алдыннан

9 апрель көнне "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының "Дементьево" филиалында семинар булып үтте. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Семинар эшен районның азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачты һәм алып барды.

Башлап ул аграрийлар алдында торган мөһим бурычларга тукталды. Бу-ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алу, чәчү кампаниясен башкарып чыгу өчен кредит ресурслары булдыру, субсидияләр алу мәсьәләләре. "Көздән 9 мең гектарга якын чәчеп калдырылган чәчүлекләрнең торышы бүгенгә өмет уята, кискен салкыннар булып, кардан ачылган уҗымнарның туңуына китермәсә, әлбәттә", -диде ул. Һәм язын чәчеләчәк культураларның нинди мәйданнар алачагына да тукталып үтте, бүгенге көнгә булдырылган яңа техникалар белән таныштырды. Бу урында "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының "Дементьево" филиалында тупланган техниканың күплегенә һәм, аеруча, соңгы елларда алынган, яңа булуын да ассызыклап үтәргә кирәктер. Ресурсларны нәтиҗәле файдалануга корылган, чит илдә эшләнгән әлеге техникаларны сатып алуга зур чыгымнар тотылган, әмма алар эш барышында үз-үзен аклый.

Заманча техникаларга тагыла торган агрегатларның эшләү тәртибе, аларның көйләнеше ничек булырга тиешлеге белән Җәмил Шәрипов таныштырды. Семинарда инженер-техник белгечләрдән кала, 90 номерлы һөнәри училище курсантлары да бар иде. Шуңа да семинар эше өйрәтү-уку рәвешендә дә барды.

Семинарчылар эш барышында ашлык складында булып, орлык агулау эшен карадылар. Монда Н.Мискин чыгыш ясап, агулы химикатларның үсемлекнең нинди үсеш стадиясендә кулланылуын һәм ничек тәэсир итүен аңлатты. Гомумән, семинар файдалы булды һәм күптөрле, яз башкы чәчүдә катнашачак механизаторларның хезмәтенә түләүгә кадәр, сорауларны үз эченә алды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов та семинар эшенә йомгак ясап, аны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин иткән агрофирма җитәкчесе Рәфәгать Алиулловның, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең хезмәтен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы