Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

БЕЛЕМ-ХӘЗИНӘ ИЯЛӘРЕ

"2012 ел укытучысы" район конкурсы укытучыларга янә яңа импульс өстәде.

Бәйгенең кустларда үткән этабыннан иң кыю, эрудицияле укытучылар район бәйгесенә юл алган иде. Һәм алар 24 февраль көнне үзләренең педагогик осталыкларын ачык дәресләрдә күрсәттеләр, конкурс дәресендә үзбилгеләмәләрен бирде-ләр.

Иске Кәкерле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Аббазова, Кече Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Әхмәдуллова, Уби урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Ирина Краснова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Мышова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәлия Хәнҗәрова конкурсның өч этабында да тапкырлык һәм өлгерлек күрсәттеләр. Беренче этапта күрсәтелгән "методик семинар"да укыту һәм тәрбиянең яңалыгы һәм актуальлеге; укытучының ышандырырлык эш алымнары һәм методлары, фикеренең үзенчәлекле булуы исәп-кә алынды. "Мастер-класс"та 15 минут эчендә һәр укытучы-конкурсант үзенең фәне буенча иң яңа методларны һәм әзерлексез инновацион тәҗрибә күрсәтә алуларын жюри хөкеменә куйдылар. Өченче этапта "Ата-аналар җыелышы" күрсәтелде. Укытучы педагогик задание алып, 10 минут эчендә аны "ата-аналар белән тикшерде". Билгеле, биредә аларга юмор хисен дә, тормыш тәҗрибәләрен дә кулланырга туры килде.

Реклама

Менә көтелгән минут-җиңүчене ачыклау. Иң күп балл җыйган Марина Мышова I урынны яулап район буенча "2012 ел укытучысы" исемен яулады. Икенче урын Ирина Краснова, өченче урында Фәния Аббазова җиңүче дип табылды. Аларга район мәгариф бүлеге грамотасы һәм акчалата бүләк бирелде. Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов тәбрикләде һәм кешелекнең асыл сыйфатларын үзенә җыйган укытучы дигән исемне горур йөртүләрен, киләчәк буын алдында аларның тынгысыз хезмәте тиңдәшсез хәзинә булып калачагына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф