Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барысы да бер мәйданда булачак

Бүген республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган-урта һәм кече бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру, иң мөһим мәсьәләләрдән санала.

Шушы мәсьәләне хәл итү өчен эшмәкәрлектә төп проблема булып саналган инфраструктураны җайга салу тора. Бер сүз белән әйткәндә, шәхси эшмәкәрләргә эшчәнлекләрен уңышлы алып бару, җитештерү өчен бердәм инфраструктура базасы булган промышленность мәйданы булдыру сорала.

Мондый төрдәге промышленность мәйданнарын булдыру өстендә бүген республиканың берничә муниципаль районында шөгыльләнәләр. Чүпрәле муниципаль районы үзәгендә дә шушындый промышленность мәйданын булдыру хакында район советының чираттагы сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов үзенең чыгышында әйтеп үтте. Аның положениесе эшләнеп, депутатларга тәкъдим ителде, һәм әлеге мәсьәләне депутатлар бердәм тавыш белән, хупладылар. Шулай итеп, район җирлегендә алдагы елларда элеккеге "Үзәк" (Центральное) җәмгыяте территориясендә промышленность мәйданы ("Промзона-Центральное") булыр дип көтелә.

Ни өчен нәкъ менә әлеге территория соң? Чөнки кече һәм урта бизнесны җәелдерү өчен биредә беренчел шартлар тудырылган, иң мөһиме инфраструктура объектлары тупланган: электр, газ, су корылмалары бар. Төзекләндерү таләп ителсә дә, элекке хуҗалыктан калган буш биналарның булуы да җайлылык тудыра. Димәк, беркүпме нигез бар дигән сүз. Һәм дә инде территориянең уңайлы урында урнашуы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә, әлеге мәйданда төрле төрдәге эшмәкәрлек эше алып баруга мөмкинлек булачак һәм шулай ук биредә җитештерү һәм аны сату өчен дә уңайлыклар тудырылачак.

Бүгенгесе көндә әлегә промышленность мәйданын рәсмиләштерү һәм проектларын булдыру өстендә эш алып барыла. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов түбәндәгеләрне бәян итте: "Район үзәгендә булдырылган промышленнсть мәйданы-үз эшләрен башлап җибәрергә теләүче эшмәкәрләргә зур ярдәм булачак, алар бердәм бер урынга тупланачак. Шушы мәйданнан җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә эшләргә теләгән эшмәкәрләргә ташламалы шартларда объектларын төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп биреләчәк. Электр, газ, су корылмалары шушы мәйдан читенә җитәрлек куәттә тартылган, эшмәкәрләр объектларын төзеп бетергәч, шушы корылмалардан файдаланачак. "Лизинг-Грант" программасы буенча эшмәкәрләргә бизнес планнарында каралган җиһазлар биреләчәк. Шулай итеп, гадәттә эшмәкәрләр юлыга торган авырлык-лар хәл ителәчәк".

Промышленность мәйданында үз эшләрен башларга теләгән эшмәкәрләргә үзләренең планнары белән район Башкарма комитетының икътисад бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Комиссия тарафыннан уңышлы дип табылган проектларны тормышка ашыру өчен промышленность мәйданыннан урын биреләчәк.

Ни генә булмасын, әлеге проект эшмәкәрлекне җәелдерүдә яңа алымнарның чираттагасы һәм аның уңышлы булуын телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек