Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне хатын-кызлар

Чүпрәле муниципаль башкарма комитетының актлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Ел саен әлеге күркәм традицияне дәвам итеп быел бирегә районның финанс өлкәсендәге оешмаларында хезмәт итүче гүзәл затлар чакырылган иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексндр Шадриков үзенең котлавында хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

-Хатын-кызны көчсез затлар дип атарга яратабыз. Әмма, бүген күп кенә җитәкче урыннарда хатын-кызлар хезмәт куя. Шул ук вакыта, сез гаилә учагын саклаучы да, ир-атларны яңадан-яңа үрләргә рухландырып торучы да, балаларга тәрбия бирүче дә. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Күңелләрегез һәрчак яшь калсын, йөрәгегездә яшәү дәрте янсын, сезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек телим.

Тантанада "Ел хатын кызы-2013" республика конкурсының зона этабында җиңүчеләргә:Наталья Егоровага һәм Гөлфруз Баһаутдиновага Мактау Грамоталары белән тәбрикләнде.

Тантана концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Бу көнне район хакимияте тарафыннан залда утыручы һәммә хатын-кызга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме