Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледән 70кә якын ир-егет армия сафларын тулыландырачак

1октябрьдән Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Хәзерге кампания вакытында армиягә алынучылар саны ике тапкырга кимрәк булачак.

Хәрби форманы илдәге 150 меңнән артык егет кияргә тиеш.Татарстаннан армия сафларын бу чакырылышта барлыгы дүрт меңнән артык егет тулыландырачак. Шуның 70 кә якыны Чүпрәле районыннан булыр дип көтелә. Мәгълүм булганча, армия хезмәтенә 18 дән 27 яшькәчә булган егетләр алына. Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 октябрьдән башланды һәм 31декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби комиссариатларның чакырылыш пунктларында бүгеннән эш башланды. Егетләрне махсус комиссия җентекле рәвештә тикшерә. Хәрби частьләргә беренче эшелонны озату ноябрь аеның беренче декадасына планлаштырылган. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин Ватан алдындагы изге бурычны үтәүдән качмаска чакыра. "Андый егетләр күп өстенлекләрдән мәхрүм калырга мөмкин. Быелдан башлап армиядә хезмәт итмәгән кеше җитди эшкә алынмаячак. Егет үз тормышын катлауландыра гына",- ди ул.

Шунысы куанычлы, әлеге кадәр Чүпрәле солдатлары йөзгә кызыллык китермәгән, алар турында командирлардан бары тик уңай хәбәрләр генә алына. Алдагы елларда да шулай була күрсен. Иске Чүпрәледән Рушан Ракипов, Илдар Камалов һәм Марсель Яфизов кыска гына вакыт эчендә хәрби әзерлек отличниклары булып өлгергәннәр. Вил Ринатовичның ассызыклавынча, хәзерге чакырылышта төп игътибар хәрби белгечлеге булганнарга биреләчәк икән. 70 солдатның 70 процентка якыны хәрби хезмәт өчен белгечлеккә ия. Алар арасында "С" категорияле 16 шофер бар, махсус гаскәрләрдә хезмәт итү өчен контроль- тикшерү органнары 20 егеткә "Рөхсәт" биргән. Егетләрнең күпчелеге Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларында хезмәт итәчәк. Бер төркем егетләр Трехгорный шәһәрендәге шефлык итүче частька да озатылыр дип көтелә. -Көзге чакырылыш дәвам итә. Медицина һәм призыв комиссияләренә булачак солдатларга әти-әниләре белән килү мөмкинлеге дә тудырылды. Һәркайсын тыңлап, карарлар кабул итәчәкбез. Безнең алга армиягә һәм флотка мөмкин кадәр күбрәк кеше озату бурычы куелмый. Иң мөһиме -сыйфат күрсәткечләре,- дип дәвам итә сүзен хәрби комиссар. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Ватан сакчыларына ай саен бушлай 30 минут сөйләшү һәм 10 смс хәбәр җибәрү мөмкинлеге бирелә. Егетләргә банк карталары да тапшырыла. Анда аларга ай саен 2 мең (ятимнәргә - 3 мең) сум акча күчерелә. Соңгы елларда армия сафларына контракт буенча хезмәт итүчеләр күп алына башлады. Алдагы ун елда армиянең 60 процентка якынын контрактчылар тәшкил итәчәк. Сер түгел, Россия Федерациясенең Кораллы Көчләрен контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр белән комплектацияләү Федераль программасына бәйле рәвештә, район хәрби комиссариаты гражданнарны сайлау өстендә җитди эш алып бара. Хәзерге вакытта районнан 60 кеше контракт буенча гаскәрләрдә хезмәт итә. Быел гына да ун якташыбыз хәрби ббулырга теләк белдергән. Беренчел контракт 3 елга төзелә.

-Контракт буенча хезмәт итәргә теләге булган гражданнарга аерым таләпләр билгеләнгән: 19-40 яшьлек, белеме 9 класстан да ким булмаска, сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраклы булырга, һөнәри һәм психологик сайлап алу үтәргә, физик әзерлектә минималь норматив нәтиҗәләре таләпләренә җавап бирергә тиеш. Гади солдат һәм сержант буларак хезмәт итүчеләрнең акча белән тәэмин ителешләре аена - 18 000 мең сумнан алып. Барлык өстәмә түләүләр, хезмәт итү еллары, вазифа, һөнәри осталык дәрәҗәсе, региональ коэффициент һәм индексацияләрне истә тотып, хезмәт хакы күтәрелә барачак. Шулай ук, әлеге гражданнар хәрби хезмәт чорында торак биналар, тулай торак белән тәэмин ителәләр яки торак өчен акчалата компенсация алырга хокуклы булалар. Ә 20 ел, кайбер очракларда 10 ел хезмәт итүчеләр даими торак биналар ала ала. Шулай ук ипотеканы кулланып, бушлай шәхси торакка ия булу мөмкинлеге дә каралган. Хезмәт итү дәверендә белем бирү учреждениеләрендә уку, хезмәттән азат ителгән очракта, дәүләт белем бирү йортларына өстенлекле керү хокукы, хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай каралулары, азык-төлек һәм кием-салым, бушлай юл йөрү белән тәэмин ителеш гарантияләнә,- дип тулы ачыклык кертте Вил Ринатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге чакырылыш башланды