Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтын көзнең күркәм бәйрәме (Укытучылар көне)

Тормышыбыздагы барлык якты, матур һәм дә мөһим вакыйгалар Укытучы исеме белән бәйле. Һәркемнең дөньяга булган карашы, фикерләре укытучы киңәшләре аша тәрбияләнә...

Бүген районда 525 мәгариф хезмәткәре 3000 укучыга белем бирә. Быелгы уку елында район мәктәпләренә 6 яшь укытучы кайткан. Мөгаллимнәребез арасында төрле республика, ил күләмендә күренекле исемнәр алганнары шактый. Укытучылар көне уңаеннан аларга бүләк буларак район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты оештырылды.

Сәхнәгә бу көнне хезмәт эшчәнлегендә намуслы хезмәт куйган, югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәр күтәрелде. Аларга район, республика бүләкләрен район башлыгы Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин тапшырды.

-Бүген укытучылар алдында күпкырлы бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы дөньяны танырга өйрәтү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына эшен һәр укучы кечкенәдән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык итеп оештыра ала. Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы ролен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат кыры. Алдынгы илләрнең берсе булган Сингапурча укыту алымнарын мәгарифкә кертү бара. Мондый шартларда укытучы остаз да, белем иленә илтүче, дөрес юнәлеш бирә белүче һәм үзе дә заманадан калышмаучы булырга, яшь буынны хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле итеп тәрбияләргә тиеш. Әлеге хезмәтегездә сезгә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын,-диде район башлыгы.

Республика бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, уку-тәҗрибә участоклары җитәкчеләре дә бүләксез калмады. Чарада гомерләрен озак еллар мәгариф хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең дә исемнәре аталды. Бәйрәм укытучыларның актив катнашуында, бер сулышта, матур бер мизгел кебек үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне