Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

8 март бәйрәме алдыннан Чүпрәледә хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Бүген 8 Март Хатын-кызлар көне алдыннан Чүпрәленең гүзәл затлары: хокук саклау органы оешмаларында хезмәт итүчеләр, юристлар, 55 еллык гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, әфганчы хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм Ана капиталына ия булучылар 1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбенең актлар залына җыелды.

Чәчәк бәйләмнәре, иң матур теләкләр район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан алар адресына юлланды:

-Һәр елны март аеның иң дулкынландыргыч әлеге көнендә очрашуыбыз икеләтә куанычлы. Бүген залда районның үсеше өчен көн-төн хезмәт куючы иң гүзәл вәкилләре, әниләр һәм бер сүз белән әйткәндә -гүзәл хатын-кызлар утыра. Хатын-кыз ул гомер юлдашы, без ир-атлар өчен ныклы терәк. Бәйрәм иртәсендә сезгә бары тик исәнлек, уңышлар телисе килә. Һәрвакыт елмаеп яшәгез.

Тантаналы чарада традиция буенча район башлыгы "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча" республика конкурсында катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган гүзәл затларны тәбрикләп, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Менә алар: Наталия Куракина, Гөләндәм Фәхртдинова, Тәскирә Идиатуллина.

Хатын-кыз җилкәсендә әйтеп бетермәслек йөк салынган. Ул бала үстерә, гаилә учагын саклый. Гомер буенча иңгә-иң куеп, бергә бер җан булып, 55 ел яшәүчеләр сәхнә түренә чакырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов аларның гаилә ныклыгын саклап яшәүләрен, яшь буынга үрнәк итеп куярлык, диде. Юбилярларны хөрмәтләп чәчәк бәйләмнәре һәм Озынгомерлелек сертификатлары тапшырды.

Бихисап җылы сүзләр, хөрмәт һәм ихтирам улларын Әфган сугышына озаткан әниләргә әйтелде.

8 Март алдыннан хокук саклау эшчәнлегендә мөһим нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар исеменнән тәбрикләү сүзләре белән Чүпрәле район суды рәисе Алсу Рәкыйпова чыгыш ясады.

Әлбәттә, бу дөньяда әниләрдән дә изге затлар юк. Хатын-кыз ул, беренче чиратта, җиргә гомер дәвам итү өчен яратылган. Бәйрәм тантанасында әле күптән түгел, шушы бәхетле мизгелләрне кичергән хатын-кызлар-Әниләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Әйе, нинди генә өлкәне алсак та, бөтен җирдә гүзәл затларыбызның өлеше тигән. Шул ук, балалар тәрбияләү генә булсын, күбрәк, әлбәттә, алар җилкәсенә төшә. Яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең музыка укытучысы Алина Ахмедовага район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов Зәки Нури исемендәге район премиясен тапшырды.

Оештыручылар - район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, балалар гүзәл зат вәкилләре өчен онытылмаслык бәйрәм әзерләгәннәр, иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлар аларга үз җырларын, хореография номерларын, ә иң мөһиме - язгы кәеф бүләк иттеләр.

Район башкарма комитеты ир-егетләре залда утыручы һәркемгә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Соңыннан исә бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

Мөгазәмә Хаярова, Иске Шәйморза авылы:

-Мондый бәйрәм чарасын оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Минем улым Әфганстанда хезмәт итте. Шулай бервакыт бозавым югалды, мин аңа чакырырга җайлы булсын, дип Сания кушаматы куштым. Хәзер бозавымны эзлим кырдан, ә ул юк. Ниһаять, табылды. Ходайдан ялвардым Саниямне таптым, улымны да исән-сау шулай күрергә язсын, дип, шөкер Радик улым Әфганстаннан кайтты. Бүген киленем белән аның тәрбиясендә яшим, аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме Халыкара хатынкызлар көне