Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өлкәннәр компьютерга өйрәнә

Түбән Каракитә авылындагы урта мәктәптә өлкәннәр өчен компьютер курслары эшли башлады. 72 сәгатьлек программа буенча авылның унбишләп пенсионеры компьютерга өйрәнә.

Бөтен вакытларын өйләрендә үткәрергә өйрәнгән өлкәннәр үз тормышларындагы әлеге яңалыкка шатланып туя алмыйлар. Үтә дә тәртипле, тыңлаучан укучылар дәресләргә вакытында киләләр, конспект язалар, аңламыйча калганнарын кабатлап сорыйлар. Мәктәпнең информатика укытучысы Миләүшә Хөснетдинова да өлкән яшьтәге укучыларыннан бик канәгать.

-Район газетасыннан укып белгәнебезчә, менә берничә ел инде картларны компьютерга өйрәтү курслары эшләп килә. Без дә өйрәнергә бик хыялланып тора идек, ниһаять, бәхет елмайды. Хәзер заманасы шундый бит, әнә дәүләт порталы аша күп кенә йомышларыңны да үтәп була дип сөйлиләр,- ди пенсионер Сәяхат Якупов.

Реклама

Гомере буе туган авылында механизатор булып эшләгән абзыйның компьютерга өйрәнү теләге бик зур. Пенсиягә чыкканчы фермада сыерлар сауган, ярыш алдынгысы булган Зәкия апа Бадиева да курслар ачыласын ишетү белән мәктәпкә килеп исемлеккә язылган.

-Безнең турында кайгыртып укулар оештыручыларга ихлас рәхмәт, бик шатландык, заманадан артта каласы килми бит, бер танышым әнә океан артындагы Америкада яшәүче туганы белән кара-каршы утырып сөйләшә, хатлар языша, бик җайлы ди. Ә без кешедән киммени?-дип сүзгә кушыла Зәкия апа. Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов укучы өлкәннәргә уңышлар теләде. Укулар тәмамлангач, елдагыча иң оста компьютерчыларны Казан шәһәрендә үтәчәк олимпиадага алып барачакларын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр компьютер

2
X